Кыш башыннан бирле шәһәр урамнарыннан 950 мең тонна кар чыгарылган – бу уртача статистик күрсәткечләрдән 35%-ка күбрәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Ксения Швецова). Узган кыш Казанда соңгы елларда иң карлы кышларның берсе булды. Шәһәр урамнарыннан 950 мең тоннадан артык кар чыгарылган – бу сезонга уртача күрсәткечләрдән 35%-ка күбрәк. «Быелгы кыш бик күп проблемалар тудырды: юл эшчеләренең җитмәве, җыештыруга чыгымнарның артуы, дизель ягулыгының бәясе күтәрелү», – дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, бу проблемалар этаплап хәл ителәчәк, дип өстәде. Ул шулай ук коммунальчеләрне тротуарларны һәм түбәләрне кардан чистарту һәм шәһәр халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен активрак эшләргә өндәде.
Кар капламының калынлыгы уртача 70 см тәшкил иткән – бу еллык уртача күрсәткечләрдән 22%-ка югарырак һәм узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.
Урамнардан 950 мең тоннадан артык кар чыгарылган – 190 мең тонна чамасы үзбушаткыч, бу уртача күрсәткечтән 35 процентка күбрәк.
Кар эретү пунктларында 550 мең тонна яки җыелган карның 58%-ы эшкәртелгән.
95 мең тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган – бу узган сезонга караганда 45%-ка күбрәк.
«Кыска вакыт эчендә яуган карның күп булуы юл хезмәтләре өчен проблема булды», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Әйтик, гыйнварда ике көн эчендә шәһәрдә айлык норманың өчтән ике өлеше яуды.
Кышкы чорда шәһәрнең урам-юл челтәрен карап тотуда кулланылучы техниканың тәүлеклек уртача чыгуы 625 берәмлек тәшкил иткән. Һава торышы начарайган көннәрдә өстәмә техника җәлеп итү хисабына әлеге күрсәткеч 950 берәмлеккә кадәр җиткән.
Бүген Казанда әле кар чыгару эше дәвам итә. И.Куляжев сүзләренә караганда, су басу урыннарына һәм поселок юлларына аерым игътибар бирелә.
Башкарма комитет җитәкчесе кыска вакыт эчендә тротуарларны кардан чистартырга кушты. «Халыкка эшкә йөрергә, балаларны балалар бакчаларына йөртергә кирәк. Шуңа күрә район башлыкларын, комитет белгечләрен тротуарларга аеруча игътибар итүләрен сорыйм, – диде Рөстәм Гафаров. – Кайбер районнарда әле һаман да 20-30 см га кадәр калынлыктагы тыгыз кар катламнары ята. Тәртип урнаштырырга кирәк».
Шуңа да карамастан, түбәләрне чистартуны дәвам итү мөһим, анда бигрәк тә язгы вакытта боз барлыкка килә, дип өстәде Р.Гафаров. «Административ-техник инспекцияне көн саен йөреп чыгуны оештыруыгызнын һәм идарәче компанияләрнең, коммерция структураларының өй түбәләрен чистарту буенча эш сыйфатын күзәтүегезне сорыйм. Сүз шәһәр халкының иминлеге турында бара, игътибарлы булырга кирәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе.
Көчле кар яву шәһәр хуҗалыгында кайбер проблемаларны барлыкка китергән, һәм, күрелгән чараларга карамастан, катлаулы һава шартлары юлларны җыештыруның срокларында һәм сыйфатында чагылган. И.Куляжев сүзләренә караганда, беренче чиратта, юлларны җыештыруның сыйфатын киметүдә финанслар җитмәү чагылган. Соңгы җиде елда шәһәр юлларын карап тотуга чыгымнар 9%-ка, шул ук вакытта дизель ягулыгы бәясе 40%-ка арткан. Шулай ук 2005 елдан ике тапкырга диярлек юллар мәйданы арткан – 12 млн кв. м дан 22 млн. кв. м га кадәр, һәм шәһәрдә автомобильләр саны өч тапкырга – 150 меңнән 450 мең машинага кадәр арткан. Юлларда автотранспорт хәрәкәтенең интенсивлыгын арттыру урамнарны җыештыруга вакытны кыскартуны таләп итә, дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Төп эшләр төнлә, кар чистарту техникасы төп транспорт агымына комачауламаган вакытта башкарылырга тиеш.
«Җыештыру сыйфатын киметүнең икенче сәбәбе беренчесеннән килеп чыга – бу юл эшчеләренең һәм механизаторларның кытлыгы, – диде И.Куляжев. – Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, муниципаль предприятиеләр башка эш бирүчеләр белән кадрлар өчен көндәшлек итә алмый».
Шәһәр урамнарын 606 шофер-механизатор һәм 550 юл эшчесе чистарта, сезонлы минималь ихтыяҗ 2500 кешегә һәм 1300 кешегә өстәмә ихтыяҗ булганда.
Булган техника паркы бер сменага чыгу өчен 93%-ка гына тупланган, ә аномаль кар яву вакытында техника ким дигәндә ике тулы смена эшләргә тиеш.
«Мондый чорда без машина йөртүчеләр белән комплектланган өстәмә техника җәлеп итәргә, һәм моңа шәһәр бюджетының резерв фонды акчаларын җибәрергә мәҗбүр. Әмма техниканы җәлеп итүгә, грейдер, төягечтән, биш-җиде үзбушаткычтан торган эш буыннарын формалаштыруга, һәр буын өчен тәүлеклек биремнәрне билгеләүгә кыйммәтле вакыт сарыф ителә, нәтиҗәдә без кар белән күмелгән урамнар һәм юллардагы ботка белән очрашабыз», – дип зарланды И.Куляжев.
Шулай ук юлларны җыештыру сыйфатына техниканың гомуми тузуы да йогынты ясый, ул бүгенгә 45%-ны тәшкил итә, дип өстәде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Шул ук вакытта беренче чират операцияләрен үтәү өчен, катнаш юл машиналарының тузуы 75%-ны тәшкил итә. «Хәзер без яңа җыештыру техникасын сатып алу һәм булганнарын ремонтлау өстендә эшлибез», – дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
«Без бу проблемаларны хәл итү өчен Республика министрлар кабинеты белән берлектә барысын да эшлибез. Аңларга кирәк, карар тиз генә кабул ителмәячәк», – дип шәрехләде Р.Гафаров.
Кышкы чорда юлларны карап тоту 15-нче апрельдә тәмамланачак. И.Куляжев сүзләренә караганда, хәзер подрядчы оешмалар җыештыру техникасын җәйге режимда эшләү өчен яңадан җиһазландыруга керешә.
Юлларны җәйге карап тотуга 280 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, шулардан 220 машина кышкы чорда да, җәйге чорда да кулланыла.
Күчеш чорына беренче чираттагы бурыч – юлларны кыш буена җыелган пычрактан һәм катнашмадан чистарту, даими уңай температура булган очракта юлларны юу башланачак.
«Юлларны һәм төзекләндерү элементларын пычрактан һәм юл сметасыннан чистартырга без керештек инде. Мәйданы 21 млн кв. метрдан артык булган урам-юл челтәре май башына чистартылып бетәргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады И.Куляжев.