Казаннан ярты ел эчендә төбәк операторы 2 млн кубометрдан артык каты коммуналь калдыклар чыгарган. Шулардан 12,5 мең калдык көн саен 100 берәмлек махсус техника катнашында чыгарыла. Җәй көне күпфатирлы йортлар территориясендә калдыкларның артык күп туплануы күзәтелми диярлек, шул ук вакытта төзелеш эшләре башланган бистәләр һәм торак массивлар гадәттәгечә проблемалы зонага әверелә. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәргән киңәшмәдә каты калдыклар мәйданчыкларында чүп-чар тупламасын ничек булдырмаска икәнлеге турында фикер алыштылар.
Кичә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» («ПЖКХ») ИК төбәк операторы белән Казан бистәләреннән каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгару темасына киңәшмә үткәрде. Җәй җитү белән, гадәттәгечә, торак массивларында чүп-чар саны арта, бу исә контейнер мәйданчыкларында калдыкларның күпләп җыелуына китерә.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» («ПЖКХ») ИК генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов, район хакимиятләре башлыклары катнашты.
Көн саен Казаннан 1,7 мең тоннага якын каты калдык яки 12,4 мең кубометр чүп-чар чыгарыла. Аларның өчтән бере 190 меңгә якын кеше яшәгән торак массивлар һәм бистәләр территорияләреннән чыгарылган калдыкларга туры килә, дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин. Шәһәр халкы күп фатирлы торак йортлар янындагы 2495 контейнер мәйданчыгында һәм бистәләрдә 393 чүп-чар туплау урынында чүп-чар калдыра. Төбәк операторы чүп-чарны чыгару өчен көн саен 98—100 берәмлек махсус техника куллана.
Узган ел Казаннан 5,3 млн кубометр чүп чыгарылган. Бу 10 ел элек юк ителгәннән күбрәк — 3 млн кубометр чамасы. Узган ярты елда 2,2 млн кубометр калдык чыгарылган инде. Чүп күләме артуга яңа торак төзелешләре китерде – күп фатирлы һәм шәхси йортлар.
Искәндәр Гыйниятуллин ассызыклаганча, чүп-чарны вакытында чыгармауның сәбәпләре арасында — контейнер мәйданчыкларының җитмәве һәм гамәлдәгеләренең сыйдырышлылыгы аз булуы, бистәләрдә аларны төзү өчен буш җирләрнең булмавы, шулай ук каты көнкүреш калдыклары туплана торган иң проблемалы урыннардан калдыкларны чыгаруның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы.
Искәндәр Гыйниятуллин китергән ТР буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, 2,5 ел эчендә Казанда 2,2 меңнән артык шәхси йорт файдалануга тапшырылган, аларда елына 17,8 мең кубометр чүп-чар хасил була, ә гамәлдәге мәйданчыкларның сыйдырышлылыгын шул ук вакыт эчендә 400 кубометрга гына арттырып булган. Мәйданчыкларның җитәрлек сыйдырышлы булмавы савытларның тулып китүенә һәм коточкыч өемнәр хасил булуга китерә. Контейнерлар янында җиргә салынган бер-ике төргәк халыкны тиешсез урыннарда чүп калдырырга этәрә. Моңа юл куймас өчен, калдыкларны ешрак чыгару кирәк, чөнки килеп чыккан чүплекне йөк төягечләр һәм үзбушаткычлар белән бушатырга туры киләчәк.
Моннан тыш, төбәк операторының эшен төзелеш чүп-чарларын көнкүреш калдыклары контейнерларына җыю катлауландыра. Кагыйдә буларак, мондый чүп мәйданчыкларда капиталь ремонттан яки төзелештән соң калдыкларны чыгарырга һәм юк итәргә тиеш булган, әмма эшләмәгән намуссыз подрядчылар гаебе белән барлыкка килә. Алар бу максатларга заказ бирүчедән акча ала, ләкин калдыкларны махсус кабул итү нокталарына түгел, ә якындагы каты калдык мәйданчыгына кадәр алып баралар. Мондый төзелеш чүп-чарлары пластик контейнерларны сындыра, чүп ташу машиналарының гидравликасын сафтан чыгара, контейнер мәйданчыгын чистарту вакытын арттыра һәм тулаем алганда чыгару җәдвалын өзүгә китерә.
Рөстәм Гафаров төбәк операторын бистәләрдән чүп чыгару ешлыгын арттырырга өндәде; район администрацияләре башлыкларына каты коммуналь калдык һәм төзелеш калдыкларын торак массивларда җыю өчен контейнер мәйданчыклары урнаштыру өчен тәкъдимнәр әзерләргә, ә ТКХ комитетына, хокук идарәсе белән бергә, калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарга төзәтмәләр кертү өчен тәкъдимнәр кертергә кушты.
Исегезгә төшерәбез, Федераль кануннардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә 2018 елда муниципалитетлардан чүп чыгару вәкаләтләре төбәк операторларына тапшырылды. Заказ бирүче — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы — «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК» ҖЧҖ компаниясе белән Казаннан чүп чыгару буенча дәүләт контракты төзеде.