Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2023, 12:29

Рөстәм Гафаров административ штрафлар турында: «Мораторий гамәлдә, әмма контрольне беркем дә йомшартмый»

Административ-техник инспекция идарәсендә беркетмәләрне азрак төзегәннәр – бу кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына йөкләнешне киметү нәтиҗәсе.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче февраль, Диана Жиленкова). 2022 елда Казанның административ комиссияләре 106 мең 550 административ эшне карадылар, аларның төп өлеше, 70 меңгә якыны, Транспорт комитетыннан килгән. Шул ук вакытта Административ-техник инспекция идарәсендә төзелгән беркетмәләрнең саны 26% ка кимегән. «Беркетмәләр буенча материаллар санын киметү Россия Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән карарлар нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына йөкләнешнең кимүенә бәйле», – дип аңлатты эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитеты Аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров.

«Бер ел эчендә 106 меңнән артык материал – бик зур күләм, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Штрафлар барлык материаллар буенча да язылмый. Кече бизнес өчен тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаган хокук бозулар буенча штрафларга мораторий гамәлдә булуын дәвам итә. Әмма без, һичшиксез, хокук бозучыларга контрольнең беркем өчен дә йомшармавын аңласын өчен хәбәр җиткерәбез».

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 5 меңнән артык беркетмә төзелгән

Наил Биктаһиров сөйләгәнчә, Административ-техник инспекция идарәсеннән 25 мең 660 материал килгән, шуларның 3068 е буенча беркетмәләр төзелгән, махсус техник чаралар кулланып – 22 мең 592. Шул ук вакытта 2021 елда Административ-техник инспекция идарәсендә барлык күрсәткечләр буенча саннар күбрәк булган: 32 мең 649 материал килгән, 4 мең 93 беркетмә төзелгән, махсус техник чаралар кулланып – 28 мең 556. Н.Биктаһиров моны кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына йөкләнешнең кимүе белән аңлатты.

Аның сүзләренә караганда, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзегән 5 мең 267 карар чыгарылган, урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен – 2 мең 747, яшелләндерелгән территорияләрдә автомобильләр куйган өчен – 3 мең 24, тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозган өчен – 1 мең 560, муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен – 2 мең 286.

Ирекле түләнгән штрафлар өлеше 9% ка арткан

2022 елда 106 мең 550 материалның 97 мең 829 ына 333 млн сумлык штраф салынган, бу узган ел белән чагыштырганда 13% ка кимрәк. Шәһәр бюджеты 236 млн 432 мең сумга тулыланды. Өстәвенә, ирекле түләнгән штрафлар өлеше 9% ка арткан һәм 185 млн сумнан артып киткән, дип билгеләп үтте Н.Биктаһиров.

Аның сүзләренчә, моңа төрле проектлар ярдәмендә ирешелгән. Әйтик, штрафлар барлыгы турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталлары аша белергә һәм гади түләү ысулын кулланырга мөмкин.

Терминаллар, мобиль кушымталар яки банк операторлары аша түләгәндә түләү документларында урнаштырылган QR-код кулланыла. Административ штрафларны тиз түләү системасы (СБП) ярдәмендә дә түләргә мөмкин.

Шулай ук 2022 елда административ комиссияләр куллана торган мәгълүмат системасы камилләштерелде. Шулай итеп, хокук бозуларны автоматик фото-теркәү материаллары белән эшләрне караганда, урамнарны панорамалы карау функциясе кулланыла. Шуның аркасында сыйфат артты һәм административ материалларны карау процессы тизләнде.

«2022 елда суд приставлары хезмәте тарафыннан мәҗбүри тәртиптә 50 млн 604 мең сум акча түләттерелгән», – дип өстәде спикер.

2023 елда халыкны дистанцион кабул итүне оештыру планлаштырыла

Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, 2023 елда Казан Башкарма комитетының контрольлек итүче органнарының вазыйфаи затлары эшен бәяләү системасын кертү планлаштырыла. Бу эшләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе белән берлектә РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация белән онлайн-режимда халыкны дистанцион кабул итә башлаячаклар. «Гариза бирүченең шәхесен раслау нәтиҗәсендә сервис аңа, кайда булуына карамастан, «Шәхси мәгълүматлар турында»гы федераль закон таләпләрен үтәп, үз эше буенча мәгълүматлар бирергә мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Н.Биктаһиров. Тесттан соң әлеге сервистан Башкарма комитетның башка бүлекләре дә файдалана алачак.

Шулай ук административ эшләрне карау процессын оптимальләштерү планлаштырыла, алар буенча хокук бозулар махсус техник чаралар кулланып ачыкланган. Шуның аркасында шәһәрлеләрнең карар кабул итү вакыты кыскарачак.

«Безнең эшнең төп максаты – штраф санкцияләрен салу түгел, ә шәһәрне төзекләндерүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү, башкала халкы һәм кунаклары өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тудыру», - дип йомгаклады спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.02.2023
Видеорепортаж
20.02.2023 11:00
Казанлылар административ штрафларны үз теләкләре белән ешрак түли башлаган
Барлык яңалыклар