Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 12:13

Рөстәм Гафаров юллар төзү һәм ремонтлау турында: «Киләсе елга безне бик җитди эш көтә»

Горький шоссесы дублерының икенче участогы проекты экспертиза тарафыннан хупланды, ә Вознесение трактында озын үлчәүле транспортлар өчен съезд киңәйтелде

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы октябрь, Диләрә Гафурова). Быел Казанда ТР Рәисе һәм федераль үзәк ярдәме белән 1,6 млн кв метрдан артык юлны 28 млрд сумга яңартачаклар. Төзелешкә һәм реконструкциягә – 18 млрд 200 млн сум, урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга – 7 млрд сум, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга 2 млрд 800 млн сум акча бүлеп бирелде. Аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров киләсе елда да зур күләмле эшләр көтелүен билгеләп үтте.

«Республика ярдәмендә юл-урам челтәрен яхшырту буенча тагын бер адым ясалды – бу киләсе елда БРИКС саммитын уздыруга әзерлекнең бер өлеше. Күп кенә казанлылар шәһәрдән чыккандагы Оренбург трактын киңәйтүне яхшы яктан бәяләде, моны республика коллегаларыбыз башкарды, әмма әлеге юлдан төп файда алучылар – әлеге юлда көн саен йөрүче шәһәрлеләр. Без Мәскәүгә кадәр автомобиль юлын кыскартачак М-12 трассасын кулланышка тапшыруны түземсезлек белән көтәбез. Безнең юлчылар масштаблы, тиз һәм сыйфатлы эшләргә өйрәнделәр. Киләсе елга безне бик җитди эш көтә. Юлчылар булдыра алырлар һәм Казан юллары тагы да яхшырыр дип ышанам», – диде Рөстәм Гафаров.

Казанның Генераль планына ярашлы рәвештә, быел эшләр зур инфраструктура объектларында – Горький шоссесында һәм Вознесение трактында алып барыла.

Мәсәлән, быел апрель аенда Горький шоссесының Несмелов урамыннан алып 5 км озынлыктагы Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр дублеры файдалануга тапшырылды. 10 км озынлыктагы киләсе участокта төзелеш финанслау бүлеп бирелү белән башланачак. Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән М-7 трассасына кадәр 4 полосалы юл участогы проекты экспертизаның уңай нәтиҗәсен алды.

«Төзелешкә әзерлек кысаларында беренче этапта 275 млн сумлык төзелешләр белән 300 дән артык җир кишәрлеген сатып алу буенча зур эш башкарылды. Эшләр барышында гомуми озынлыгы 25 км артык булган инженерлык коммуникацияләре чыгарылды, үзгәртеп корылды һәм монтажланды. Тышкы яктырту һәм яңгыр канализациясе челтәрләре, тавыштан саклаучы экраннар монтажланды, куркынычсызлык коймалары һәм юл хәрәкәтен оештыру чаралары урнаштырылды», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев.

2023 елда, Мамадыш трактын бушату максатыннан, шулай ук Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участогының беренче өлеше файдалануга тапшырылды.

«Комплекста Гадел Кутуй, Родина, Җиһанов урамнары киселешендә өч җир асты җәяүлеләр кичүе, Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы һәм юл үткәргеч киселешендә ике тоннель төзелеше башкарылды. Асфальт-бетон япманың мәйданы 300 мең квадрат метр тәшкил итте, озынлыгы 985 метр булган тавыштан саклаучы экраннар, 1000 гә якын светодиодлы яктырткычлар, 1000 юл билгесе урнаштырылды, 314 мең квадрат метр газон җәелде, 6,5 мең агач утыртылды», – дип сөйләде Игорь Куляжев.

Беренче көннәрдә Вознесение тракты съездында Җиңү проспекты ягына озын кузовлы автомобиль йөртүчеләрендә борылышлар вакытында кыенлыклар барлыкка килде. Нормативлар буенча, эре магистральләрдә съездларның стандарт киңлеге – 4,5 м. Шулай да хәтта алдан ук салынган 5,5 м киңлек тә җитәрлек түгел. Юл эшчеләре ситуацияне оператив рәвештә хәл итә, съезд киңлеген киңәйтәләр, шулай ук кире юнәлештә йөрү өчен вакытлыча борылыш оештыралар.

«Транспорт өлкәсе үсеш ала һәм хәзерге нормативлар гамәлдәге озынлык үлчәүчеләрнең реаль характеристикаларын исәпкә алмый. Юл хезмәтләре хәлне өйрәнгән һәм теләсә нинди озын үлчәү приборлары каршылыксыз үтә алсын өчен, борылышта съезд киңлеген 8,5 метрга кадәр арттырган. Вознесение тракты төзелешенең икенче этабы тәмамланганнан соң, юл хәле тулысынча яхшырачак», –дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары трактның икенче участогында, Җиңү проспектыннан М-7 трассасына кадәр, 8 км озынлыкта хәзер җир өстендәге җәяүлеләр үтү урыннары төзелә, дип өстәде. Алар Минск һәм Зәкиев урамнарында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, яңгыр канализациясенең тышкы челтәрләрен, Вознесение тракты М-7 «Волга» автоюлына тоташкан урында тоннель тибындагы юл үткәргечне үзгәртеп кору алып барыла һәм Нокса елгасы аша күпер төзелә. Юлның икенче участогында эшләр быелгы планның 86% ына үтәлгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.10.2023
Видеорепортаж
30.10.2023 11:07
2023 елда Казанга юллар төзүгә һәм ремонтлауга 28 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар