Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2021, 09:20

Рөстәм Гафаров 1 нче номерлы мәктәп турында: «Бар кешегә дә яхшы булсын өчен алтын урталык табарга мөмкин»

Ата-аналарның шул ук бинада урнашкан шәхси мәктәпкә шикаятьләре белән танышырга шәһәр Башкарма комитеты башлыгы һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары чыкты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Ксения Швецова). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары кичә Вахитов районының 1-нче номерлы мәктәбенә бардылар. Сул Болак урамы, 14а адресы буенча урнашкан бу бинада ата-аналар шикаять белдергән «Бала-Сити» шәхси уку йорты урнашкан. Алар раславынча, шәхси мәктәп, уку сыйныфларын һәм башка бүлмәләрне үз ихтыяҗына яраклаштырып, муниципаль бинаны кысрыклап чыгара. Проблеманы хәл итү өчен депутатлар һәм Башкарма комитет башлыгы күчмә киңәшмә уздырды.

Чарада Башкарма комитет башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, ике мәктәп җитәкчеләре, Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе әгъзалары, шулай ук Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова катнашты.

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1-нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 12 сыйныфта 200-дән артык кеше укый. 2017 елдан мәктәп базасында аутистик спектры бозылган балалар өчен ресурс класс ачылды. Хәзер инклюзив белем бирү принцибы буенча анда әлеге диагноз белән 17 бала белем ала.

2018 елдан бинада шулай ук «Бала-Сити» шәхси мәктәбе урнашкан – уку йорты өчен кабинетларның бер өлешен бүлеп биргәннәр. Уртак бүлмәләрне – 126 урынга исәпләнгән ашханә, спорт һәм актлар залларын – ике учреждение дә график буенча файдаланалар.

Быел муниципаль мәктәп укучыларының ата-аналары «Бала-Сити»ның үз ихтыяҗларына уку сыйныфларын, китапханәне һәм башка бүлмәләрне алып, балаларын кысрыклап чыгаруына зарланган. Уку елы башланганчы проблеманы ачыкларга һәм бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

1-нче номерлы мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Самат Хәйретдинов сөйләгәнчә, мәктәптә капиталь ремонт 2012 елда башкарылган. Бинада шәхси мәктәп милекчеләре акчасына ремонт ясалган, аерым алганда, ашханә яңартылган, яңа җиһазлар, мебель һәм савыт-саба сатып алынган, дип өстәде «Бала-Сити» мәктәбе директоры Альбина Насыйрова. Бүген бинада аерым биналарны, шул исәптән шәхси мәктәпкә тапшырылган биналарны, агымдагы ремонтлау һәм яңадан җиһазлау бара.

«Әти-әниләргә берләшүегез һәм бу вәзгыять турында хәбәр итүегез өчен рәхмәт. Без барлык документларны һәм бүлмәләрне тапшыру актларын өйрәнәчәкбез һәм карар кабул итәчәкбез, – дип шәрехләде Р.Гафаров. – Барысына да яхшы булсын өчен, алтын урталыкны табарга мөмкин».

Мәктәп бинасын караганнан соң Р.Гафаров, депутатлар, гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ата-аналар компромисс чишелеш табу өчен киңәшмә уздырдылар. Кабул ителгән чаралар турында барлык кызыксынучыларга соңрак хәбәр итәчәкләр.

Фоторепортаж
Башкарма комитет җитәкчесе һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары Сул як Болак урамындагы 1-нче номерлы мәктәптә булдылар
Видеорепортаж
22.07.2021 09:10
Башкарма комитет җитәкчесе һәм Казан шәһәре Думасы депутатлары Сул як Болак урамындагы 1-нче номерлы мәктәптә булдылар
Барлык яңалыклар