Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2024, 10:41

Рөстәм Гафаров Казанда узган фестивальләр турында: «Күп чараларның халык тәкъдимнәре буенча барлыкка килүе безнең өчен мөһим»

Горький паркында «Зур гаилә пикнигы»на 4 мең кеше килгән, ә «Сапкультура» фестиваленә 60 пар теркәлгән

Узган ялларда Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган берничә чара узды. Алар арасында — Кабан күлендә «Сапкультура» һәм Горький паркында «Зур гаилә пикнигы» фестивальләре. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров аппарат киңәшмәсендә оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов сөйләвенчә, Кабан күлендә «Сапкультура» фестивале 6 нчы июльдә узган, ә чараны үткәрү инициативасы белән казанлылар мөрәҗәгать иткән булган. Шәһәрнең тарихи өлешендә Г. Камал диварлары янында шәһәр халкы һәм туристлар Кабан күлендә сапларда йөзәргә җыелды. «Катнашучылар үзенә ошаган форматны сайлады, моның өчен өч төрле йөзү юлы әзерләнде. Ә Гаилә елы хөрмәтенә күңелле стартлар форматында йөзү оештырылды. Узышка 60 пар теркәлде», — дип сөйләде спикер.

Профессиональ сапбордчылар өчен махсус узыш оештырылды, аның кысаларында катнашучылар 200 метр дистанциядә такталар белән идарә итү осталыгын күрсәттеләр. Ир-атлар арасында иң тизе Данис Сафин булды, ул дистанцияне 1 минут 23 секундта үтә. Хатын-кызлар арасында Адель Губеева җиңү яулады (2 минут 8 секунд).

Гадәттәгечә костюмлы узыш та уздырылды: Кабан күлендә Малефисентаны, пиратларны һәм Д’Артаньянны күрергә мөмкин булган. Катнашучылар өч номинациядә бүләкләнде: «Иң яхшы милли костюм», «От-кутюр костюмы» һәм «Иң эффектлы костюм».

«Фестиваль тамашачыларына аеруча зур сапларда («аждаһаларда») райдерларның костюмлы чыгышлары, электрогидрофойлларда профессионалларның узышлары һәм виндсерферлар шоуы ошады. Спортның ишкәк ишү төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр байдарка һәм каноэда чыгыш ясадылар», — дип хәбәр итте Альберт Салихов.

Ул катнашучыларның иминлеге беренче урында булуын билгеләп үтте һәм фестивальне оештыруда катнашкан коткаручыларга, инструкторларга һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.

Чара «Иске шәһәр» префектурасы, Парклар һәм скверлар дирекциясе, ТР Серфинг федерациясе белән берлектә үткәрелде.

Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, июль кызу башланды: төзелеш һәм ремонт эшләре, БРИКС саммитына әзерлек дәвам итә, бер үк вакытта шәһәр чаралары һәм фестивальләре ял көннәрендә казанлыларны яңартылган җәмәгать киңлекләрендә җыя.

«Вакыйгаларның күбесе халык тәкъдимнәре буенча барлыкка килүе безнең өчен мөһим. Моның ачык мисалы – яңа «Сапкультура» фестивале. Бу үткән ялларда узган бердәнбер гаилә бәйрәме генә түгел. Шимбә көнне Горький паркында «Зур гаилә пикнигы» узды, анда 4 мең кеше килде. Гаиләләр үзләрен яхшы хис итә һәм күңел ача торган активлык Казанның барлык иҗтимагый чараларының мөһим өлеше булып тора. Алар кешеләрне якынайта, якты тәэсирләр калдыра һәм тагын озак еллар искә төшәчәк», – дип йомгаклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, «Зур гаилә пикнигы» фестивалендә шәһәр халкы өчен икенчел куллану турында лекцияләр, яшь эшмәкәрләр товарлары ярминкәсе, «Выслушаем» проекты кысаларында психолог белән очрашулар оештырылды. Бәйрәмнең яшь кунакларыны уен мәйданчыкларында аниматорлар кәефләндерде. Көн дәвамында җәмәгать киңлегендә фуд-корт һәм партнерлык мәйданчыклары эшли. Бәйрәм кәефен диджейлар, кавер-төркемнәр һәм балалар иҗат коллективлары чыгышлары тудырды. Кичә Казан режиссеры Байбулат Батуллинның «Бери да помни» фильмы белән тәмамланды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.07.2024
Видеорепортаж
08.07.2024 10:49
2024 елның 8 нче июлендә эшлекле дүшәмбе
Барлык яңалыклар