В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә 67 оешма катнашуын раслады, гаризалар кабул итү иртәгә тәмамланачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь, Диана Жиленкова). 100 гә якын команда «Корпорацияләр кроссы»на кушылыр дип көтелә, ул 22 нче сентябрьдә «Аккош күле» урман паркында узачак. Бүгенге көндә 67 оешма катнашуын раслады, ә гаризалар кабул итү иртәгә тәмамланачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сөйләде.
Форсаттан файдаланып, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров тарихта беренче тапкыр регби буенча Россия Кубогын яулаган «Стрела» клубын котлады. Әмма, аның сүзләренчә, спорт башкаласы репутациясен профессиональ турнирлар гына түгел, ә төрле яшьтәге һәм җәмгыятьләр, шул исәптән оешма хезмәткәрләре өчен массакүләм һәвәскәрләр ярышлары да булдыра.
«Сәламәт яшәү рәвеше тенденциясен саклаудан тыш, мондый узышлар чыннан да команда формалаштыручы инструментлар булып тора. Кешеләр мондый ярышларда катнашалар һәм үз предприятиеләренең дәрәҗәсен игелекле нияттән һәм зур теләк белән яклыйлар. Һәм бу, мөгаен, иң мөһиме», – дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.
Сергей Миронов сөйләвенчә, «Аккош күле» урман паркында төрле катлаулылыктагы 14 каршылык белән 3 км озынлыктагы дистанция әзерләнәчәк: рукоходлар и переправалар, барьерлар һәм лабиринтлар. Катнашучыларга спорт күнекмәләрен генә түгел, ә интеллектны, осталыкны да күрсәтергә туры киләчәк.
Дистанцияне иң тиз узган команда җиңәчәк. Бүләкләү берничә категориядә узачак: эре, урта һәм кече предприятиеләр, сәнәгать булмаган сектор учреждениеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар.
Катнашу бушлай. Ярышларга оешмада өч айдан да ким булмаган вакыт эшләгән 18 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр кушыла ала. Команда алты кешедән торырга тиеш, шул исәптән ким дигәндә ике хатын-кыз булуы зарур. Бердәм корпоратив форма хуплана.
Бүгенге көндә 67 оешма бар, алар арасында: бөтен республикадан предприятиеләр, дәүләт хакимияте органнары, ТР башкаласы Башкарма комитеты бүлекчәләре һәм югары уку йортлары. Заявканы smpo-kazan@yandex.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.
Фото: Марат Мөгыйнов