В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике ай эчендә Казанда җәмәгать урыннарын, яр буе зоналарын, ишегалларын һәм башка территорияләрне тиешле хәлгә китерү планлаштырыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Ксения Швецова). 1-нче апрель көнне Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык башлана. Аңа шәһәр халкы, 24-нче апрельгә планлаштырылган гомумшәһәр өмәсендә катнашып, кушыла алачак. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров эшлекле дүшәмбедә алда торган эшләр планын булдырырга кушты.
«Район башлыкларыннан бу эшкә игътибар итүегезне сорыйм. Барлык хезмәтләрне, комитетларны һәм идарәләрне җәлеп итеп санитар чистарту буенча ике айлык оештырырга һәм шәһәрне җәйгә әзерләргә кирәк», – диде Р.Гафаров эшлекле дүшәмбедә.
Ике айлык вакытында шәһәр территориясен тиешле хәлгә китерергә кирәк булачак. Шул ук вакытта, узган еллардагы кебек үк, иҗтимагый киңлекләрне, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистарту өстенлекле булып кала, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Шулай ук ишегалларын, сәнәгать предприятиеләре территорияләрен, гараж кооперативларын, биналарны, сәүдә корылмаларын, автомобильләргә ягулык салу станцияләрен – фасадлардан һәм коймалардан алып якындагы участокларга кадәр тәртипкә китерү планлаштырыла.
«Теләге булган һәркем ике айлыкта катнаша, инициатив төркем төзи һәм үз ишегалды, шәһәрнең теге яки бу участогын тәртипкә китерә ала», – диде И.Куляжев һәм шәһәрлеләрне өмәгә кушылырга чакырды.
Җайланмалар, капчыклар һәм җыелган чүп-чарны чыгаруга кагылышлы барлык оештыру мәсьәләләре буенча район администрацияләренә, торак һәм идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Үткән еллар тәҗрибәсе буенча шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү чараларында кимендә 150 мең казанлы, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә, 4 мең берәмлек махсус җыештыру техникасын куллану планлаштырыла.