7 ел эчендә Казанда язгы ташу узуга бәйле гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Алинә Бережная). Соңгы 7 ел эчендә Казанда язгы ташу узу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр теркәлмәгән. Шуңа да карамастан, шәһәр халкыннан ел саен су басуга кагылышлы 50-дән 210-га кадәр гариза килә. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.
Йортларны су басу турындагы мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше Салмачы һәм Вишневка бистәләрендә яшәүчеләрдән килә. Алар су басу чорында потенциаль куркыныч территориядә – Нокса елгасы ярының түбәнге өлешендә урнашкан.
Фердинант Тимурханов сүзләренә караганда, быел проблема хәл ителгән. Ул үзган ел азагында Салмачы һәм Вишневка торак массивлары арасында Нокса елгасы аша күпер төзелүен искәртте.
Күперне төзү нәтиҗәсендә Нокса елгасы буйлап кар сулары агып төшә, ә быел, инде яуган кар санына караганда, кар сулары күп булачак, дип ышана шәһәрнең төп коткаручысы. «150 гектар мәйданны су басу куркынычы кимеде, анда 300-дән артык кеше яши торган 70-тән артык яңа йорт урнашкан», – дип билгеләп үтте Фердинант Тимурханов.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров район башлыкларына язгы ташуга әзерлек башларга кушты. «Нокса аша яңа күпер төзедек, елга буенча түбәнрәк урыннарда су басулар булмасын өчен карарга кирәк. Агач өемнәренең кайда күп булуын хәзер үк карап куерга кирәк», –дип йомгаклады Рөстәм Гафаров.