В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан Казанда законсыз урнашкан 115 сәүдә объектын сүттеләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). Казанда законсыз билгеләнгән сәүдә нокталарын ачыклау буенча эш дәвам итә. Ел башыннан Татарстан башкаласында шундый 115 объектны сүттеләр, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.
Законсыз урнаштырылган сәүдә объектлары аукционнан урыннар сатып алган эшмәкәрләрдә сәламәт булмаган көндәшлек тудыра, дип ассызыклады Р.Фазылҗанов.
«Законсыз сәүдәгә шәһәрдә урын юк. Без бу хакта берничә тапкыр сөйләштек, – дип шәрехләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Законсыз сәүдә нокталарын без алып атачакбыз, бу эш дәвам итәчәк».
Исегезгә төшерәбез, сезонлы сәүдә 1-нче майда башланды. Сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы 326 урын алып тора, аларны эшкуарлар аукцион нәтиҗәләре буенча ала.