ТР башкаласында 2024 елда 11 милли проектны гамәлгә ашыру өчен 10 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Быел Казанда 11 милли проектны гамәлгә ашыруга 10 млрд сумнан артык акча каралган, шулардан 1,6 млрд сумы «Имин һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча эшләргә бүлеп бирелгән. Әлеге инициатива кысаларында шәһәрдә Константиновка һәм Кадыш бистәләрендәге күперләрне яңартачаклар – эшләр 34% һәм 23% ка башкарылган, урамнарның тугыз участогын ремонтлаячаклар һәм 14 светофор объектын юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасына тоташтырачаклар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
«Без, сезнең һәрберегез, агымдагы эш режимында милли проектларны гамәлгә ашыруда катнашабыз. Әмма башкарылган проектлар тулы күләмдә тасвирланганда, нәтиҗәләр дә, саннар да тәэсирләндерә», – дип белдерде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
«Төбәк һәм җирле юл челтәре» программасы буенча Казанда гомуми озынлыгы 6,3 км булган тугыз урам участогына ремонт ясалачак. «Проект нигезендә, норматив хәлдәге юллар өлеше ел ахырына 85% ны тәшкил итәргә тиеш. Хәзерге вакытта күрсәткеч әлеге планкага якынлашты диярлек», – дип ачыклык кертте Илдар Шакиров. Шулай ук шәһәрдә Җиңү проспектыннан алып «Идел» М7 автомобиль юлына кадәр Вознесение тракты участогын төзү дәвам итә.
Казанның 475 светофор объектыннан бүгенгә юл хәрәкәте белән идарә итү системасына 219 җайланма тоташтырылган. Шәһәрдә 783 транспорт детекторы һәм 333 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» проекты быел юл хәрәкәте белән идарә итү системасына тагын 14 светофор объектын тоташтыруны күздә тота. «Координацияләнгән идарә үсеше нәтиҗәсендә шәһәр урам-юл челтәренең үткәрү мөмкинлеге 2013 елдан 15% ка артты, шулай ук эксплуатацияләүнең уртача тизлеге дә артты», – диде Илдар Шакиров.
Параллель рәвештә Казанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча алты иҗтимагый киңлекне төзекләндерү дәвам итә. Эшләр башкаруга 680 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Төзекләндерү эшләре түбәндәге объектларда алып барыла: «Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы сквер, ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверы, Серов урамындагы бульвар, Петров исемендәге парк, Александр Вишневский һәйкәле янындагы сквер, Зур Акчарлак күле территориясе.
2019 елдан ТР башкаласында милли проектларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 40 млрд сум, шулай ук 25 млрд сум күләмендә республика акчалары җәлеп ителде. 2030 елга кадәр Казанда, бөтен илдәге кебек үк, тагын биш яңа комплекслы программа гамәлгә ашырылачак.
«Милли проектлар тормышыбызның төрле якларын колачлый. Алай гына да түгел, яңа программалар барлыкка килә. Россия Федерациясе Федераль Җыелышы юлламасында ил президенты Владимир Путин биш яңа милли проектны игълан итте: «Гаилә», «Кадрлар», «Рәсәй яшьләре», «Актив һәм озын гомер» һәм «Мәгълүматлар икътисады». Алар барысы да төрле яктан кешеләрнең тормыш сыйфатына йогынты ясый торган глобаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән, иң мөһиме, алар халыкның өметләре белән аваздаш», – диде Рөстәм Гафаров.
Аның сүзләренчә, «Кадрлар» милли проектының максаты – хезмәт базарында дисбалансны норматив халәткә китерү. Аның кысаларында уку программаларын актуальләштерү планлаштырыла.
«Рәсәй яшьләре» милли проектын гамәлгә ашыру да мөһим, дип саный шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе. Яңа буын – яшьләрнең үз-үзләрен реальләштерү өчен киң сайлау мөмкинлеге булачагына ышанырга тиеш. Аларга технологик яктан яңа чынбарлыкта яшәргә туры киләчәк, һәм алар моңа әзер булырга тиеш. Шуңа күрә, аерым алганда, мәктәпләрдә технопарк-кванториумнар булдырыла», – дип өстәде Рөстәм Гафаров.
Казанның «Тормыш сөюче» проекты үз алдына «Актив һәм озын гомер» милли проектыныкы кебек үк максатлар куя: пенсионерларның актив тормыш дәвамлылыгын арттыру, шулай ук аларга үзләре һәм үз мәнфәгатьләре өчен яшәргә мөмкинлек бирү. 2023 ел нәтиҗәләре буенча казанлыларның уртача гомер озынлыгы 76,5 яшь тәшкил иткән (2014 елда – 73,3 булган), дип тәмамлады Рөстәм Гафаров.