Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 17:27

Рөстәм Гафаров: «Безнең төп бурыч – Казанда инвалидларның тулы канлы тормышы өчен тиешле шартлар булдыру»

Инвалидлар эшләре буенча совет утырышында адаптив спортны үстерү, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең сәләтләрен ачу һәм эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель, Ксения Швецова). Бүген инвалидлар эшләре буенча совет утырышында адаптив спортны үстерү, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади сәләтләрен ачу һәм инвалидларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар. Чара Казан Башкарма комитетында узды.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров үткәргән утырышта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» татар республика оешмасының социаль тернәкләндерү бүлеге башлыгы Надежда Бакина, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук шәһәрнең мәдәният оешмалары, мәдәният учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре һәм китапханә җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Гафаров бүгенге көндә Казанда 87 мең 622 инвалид яши, шуларның 4 мең 667-се балалар булуын искәртеп үтте. «Безнең төп бурыч – Казанда инвалидларның тулы канлы тормышы өчен барлык шартларны булдыру. Без даими рәвештә мәсьәләләрне карыйбыз һәм шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру өчен барысын да эшләргә тырышабыз», - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Адаптив спортны үстерү өлкәсендә Казанда нинди эш алып барылуы турында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Ленар Гарифуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан башкаласында Идел буе физик культура һәм спорт академиясе белән берлектә 2020-2022 елларда Казанда адаптив физик культура һәм адаптив спорт үсеше буенча муниципаль программа формалаштырыла.

Программаны формалаштыру турында тулырак итеп Идел буе физик культура һәм спорт академиясенең адаптив физик культура кафедрасы мөдире Лариса Парфенова сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта адаптив физик культура шәһәрнең 55 оешмасында алып оештырыла.

Бүген муниципаль мәдәният учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗади сәләтләрен ачу, аларны кулланучылар буларак та, мәдәни тормышта актив катнашучылар буларак та җәлеп итү өчен шартлар булдырыла. Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 106 муниципаль мәдәният учреждениесенең 35-е «Уңайлы мохит» программасы стандартларына тулысынча җайлаштырылган. Мәдәният учреждениеләрендә инвалидлыгы булган 64 кеше эшли.

Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен индивидуаль программалар кулланыла, һәр балага шәхсән якын киләләр. Бу юнәлешне үстерү өчен сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре Мәскәүдә махсуслаштырылган учреждениеләрдә тәҗрибә туплый.

Советта катнашучылар фикер алышкан тагын бер мәсьәлә– сәламәтлекләре чикле шәһәрлеләрне эшкә урнаштыру. Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Казанда сәламәтлекләре чикле булган кешеләр контингенты шактый зур, һәм эшкә урнашу проблемасы кискен кала. Бүгенге көндә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 358 граждан исәптә тора, шул исәптән 10 кеше – беренче төркем, 126 кеше – икенче төркем, 222 кеше – өченче төркем инвалид.

Утырыш ахырында Р.Гафаров барлык катнашучыларны да үз фикерләре белән актив уртаклашырга һәм аларны алдагы очрашуларда фикер алышуга катнашырга чакырды. «Шуны истә тотуыгызны сорыйм, монда системалы хезмәт, шәхси якын килү һәм, әлбәттә, сезнең бөтен профессиональлегегез зур роль уйный һәм әһмиятле булып тора», - дип йомгаклады ул.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында Инвалидлар мәсьәләләре буенча совет утырышы узды
Барлык яңалыклар