Бүгенге көндә Казанда барлык өлкән стационарлар да норматив хәлгә китерелгән яки капиталь ремонт стадиясендә. «Беренчел чылбырны яңарту» республика программасы буенча быел медицина оешмаларының 14 поликлиника бүлегенә капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары-Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов хәбәр итте.
«Федераль һәм республика программалары нәтиҗәсендә медицина учреждениеләре буенча эш күләме гаять зур. Владимир Сергеевич әйтүенчә, бүгенгә барлык өлкән стационарлар да төзекләндерелгән яки ремонт стадиясендә. Бердәнбер калган 11 нче хастаханә өчен хәзер яңарту проекты эшләнә», — дип өстәде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
2020 елдан сугыш ветераннары өчен госпитальгә капиталь ремонт ясау дәвам итә (Исаев ур., 5). Бүгенгә эшләр 2 нче дәвалау бинасында төгәлләнгән. Анда хирургия, реанимация, анестезиология, кан тамырлары үзәге, тернәкләндерү һәм терапия бүлекләре ремонтланган һәм технологик җайланмалар белән җиһазландырылган. Эшләр 9 мең квадрат метрга якын мәйданда башкарылган. 3,5 мең квадрат метрга якын мәйданда беренче дәвалау бинасын һәм консультация поликлиникасын капиталь ремонтлау дәвам итә. «Тулы төгәлләнүнең якынча вакыты – 2026 ел», – дип ачыклык кертте Владимир Филатов.
2022 елда башланган 2 нче клиник хастаханә (Музыкальная ур., 13) тцзеклщндерелщ. Бүгенгә эшләр кардиология, терапия һәм тернәкләндерү бүлекләрендә башкарылган. Кабул итү-диагностика бүлеген, шулай ук реанимация һәм кан тамырлары үзәген ремонтлау гамәлгә ашыру стадиясендә. 6 мең квадрат метрдан артык мәйдандагы эшләрне территорияне төзекләндерү белән бергә 2026 елда тәмамларга планлаштыралар.
2023 елдан 18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсенә (Мәүлетов ур., 2) капиталь ремонт ясала. 2023-2024 елларда Б блогында түбә, техник кат, ЛОР бүлеге һәм конференц-зал, А блогында терапия һәм хирургия бүлекләре төзәтелгән. Агымдагы елда гомуми мәйданы 12 мең кв.м тәшкил иткән А блогының икенче катындагы неврология бүлеген төзекләндерүгә керешкәннәр, җиһазлар һәм җайланмалар алыштырылган. Һәр пациент өчен аерым кислород һәм кысылган һава консоле булган яңа күпфункцияле караватлар урнаштырылган, заманча тернәкләндерү җайланмалары урнаштырылган. Шулай ук кысылган һава станцияләрен урнаштыру, җилләткеч һәм хезмәткәрләр һәм пациентлар өчен өс-киеме алмаштыру бүлмәләрен оештыру өчен А блогы подвалын сүтү эшләре башланган. Медицина учреждениесенең азык-төлек бүлегендә лифтлар, җилләткеч һәм йомшак агым системаларын алыштырганнар. Стационарны капиталь ремонтлауны 2026-2027 елларда тәмамлау планлаштырыла.
«Һәр стационарны ремонтлау бер ел гына тәшкил итми, чөнки бу зур мәйданнар, катлаулы җиһазлар... Шул ук вакытта стационар эшен бер генә көнгә дә туктатырга ярамый. Ремонт эшләре хастаханә эчендә катлаулы логистика таләп итә — пациентларны кая күчерергә, эш барышын ничек туктаусыз оештырырга», — дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.
Август аенда 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенең 1,5 мең кв.м мәйдандагы филиалында (Лечебная ур., 7) капиталь ремонт тәмамланачак. Стационарның түбәсен ябу төгәлләнеп килә, аннары эшләр эчке бүлмәләрдә башкарылачак. «Планда: клиника территориясендә өстәмә корпус төзү», – диде Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
«Беренчел чылбырны яңарту» республика программасы буенча шулай ук августта медицина оешмаларының 14 поликлиника бүлегенә капиталь ремонт ясалачак. Төп эшләр арасында янгыннан саклану сигнализациясен урнаштыру, җылыту системаларын алыштыру, эчке бизәү эшләре, керү урыннарын төзекләндерү һәм җилләткеч системаларын төзекләндерү.