Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2023, 11:09

Рөстәм Гафаров: «Бу атнада күптән көтелгән Миллениум күперен ремонтлауга керешәбез»

Әлеге чорда ике яклы автотранспорт хәрәкәте күпернең яртысы буенча – Вишневский урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр хәрәкәт юнәлешендә оештырылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июнь). Бу атнада Казанда Миллениум күперенең бер яртысы буенча, Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына таба юнәлештә, хәрәкәт ябылачак. «Бу объектны тикшерү һәм башкарылырга тиешле ремонт эшләренең күләмен билгеләү өчен кирәк», - дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев аппарат киңәшмәсендә.

Исегезгә төшерәбез, «Миллениум» күпере 2007 елда ачылды. «16 ел дәвамында аны ремонтлау кысаларында моңарчы асфальт-бетон япманың өске катламнарын алыштыру буенча гына эшләр башкарылган. Бүгенге көндә гидроизоляцияне торгызу, юл япмасының барлык катламнарын тулысынча алыштыру, күперне тотып тора торган төзелеш корылмаларын, терәкләрне һәм башка элементларны өлешчә ремонтлау буенча зур ихтыяҗ бар», - дип билгеләп үтте докладчы.

«Бу атнада без күптән көтелгән Миллениум күперен ремонтлый башлыйбыз, кайбер уңайсызлыклар булачак, ләкин бу мөһим, бик кирәкле эш. Ремонт үткәрү, әлбәттә, транспорт агымына тәэсир итәчәк, шуңа күрә автомобиль хуҗаларыннан юл вакытын планлаштырганда моны исәпкә алуларын сорыйбыз. Күперне тулысынча яба алмаячакбыз, әмма күпмедер вакыт барыбызга да уңайсызлыклар кичерергә туры киләчәк», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ябылу вакытында күпер буенча ике яклы транспорт хәрәкәте күпернең икенче яртысында оештырылачак: Вишневский урамыннан Сибгат Хәким урамына кадәр хәрәкәт юнәлешендә. Хәзерге вакытта юл хәрәкәтен оештыру схемасын килештерү бара. «Без ЮХИДИ белән очраштык, схеманы тәкъдим иттек, берничә төзәтмә алдык, бүген алар бетереләчәк. Ике көн эчендә комиссияләрнең килешенгән карарын алачакбыз һәм күперне яба башлаячакбыз», – дип хәбәр итте Игорь Куляжев. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе юл катламын гына түгел, булган парковкаларны да исәпкә алырга кушты.

«Автомобиль хуҗалары тарафыннан аңлауга өметләнәбез, чөнки нәкъ менә алардан күперне тотып тора торган төзелеш өлешләре һәм подъездлардагы юл япмасы торышы буенча күп санлы мөрәҗәгатьләр килә», – дип өстәде Игорь Куляжев.

Миллениум күпере – шәһәрдә зур әһәмияткә ия булган тиз хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирүче магистраль юл. Аның гомуми озынлыгы 1,5 км тәшкил итә, ә күперне тотып тора торган төзелеш өлешләре 835 м тәшкил итә. Элегрәк конструкцияне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да карап чыктылар. Төбәк башлыгы барлык планлаштырылган эшләрне вакытында башкарырга һәм аларның сыйфатын катгый контрольдә тотарга кушты.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.06.2023
Видеорепортаж
05.06.2023 10:38
Казанда Миллениум күпере буенча хәрәкәт өлешчә ябылачак
Барлык яңалыклар