Быел бәйгенең шәһәр этабында Авиатөзелеш районының 119-нчы номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкин җиңү яулады.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казан Ратушасында «Ел укытучысы – 2021» шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Авиатөзелеш районының 119-нчы номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Четверкин җиңү яулады – ул Казанны республика этабында тәкъдим итәчәк. Тантаналы шартларда иң яхшы укытучыларга бүләкләрне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тапшырды.
«Эпидемиологик вәзгыять безнең еллык очрашу форматына йогынты ясамый кала алмады, әмма, бәхеткә, менә шундый тар, уңайлы даирәдә без 2021 елгы җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү өчен җыела алдык», – дип сәламләде кунакларны Рөстәм Гафаров.
Елдан-ел конкурс педагоглар арасында популярлаша бара – быел ул 500-дән артык кешене колачлады, шуларның 69-ы шәһәр этабына узды. Конкурста катнашучыларның уртача яше 33 яшь, иң яшь катнашучыга – 21 яшь. «Конкурс сезнең һөнәрнең абруен күтәрә, яшьләрне илһамландыра, яңа офыклар ача. Конкурска әзерләнгәндә катнашучылар үз сәләтләрен бәяли, үз эшләрен яңадан уйлый, сынаша һәм үзләрен нәрсәдә дә булса җиңә. Конкурс бик зур тәҗрибә бирә, сезнең һөнәри үсеш траекториясен төзергә ярдәм итә», – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Рөстәм Гафаров.
Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов ассызыклаганча, «Ел укытучысы» шәһәрнең барлык педагоглары өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. «Бу укытучылар өчен иң төп һөнәри конкурс, алар аны түземсезлек белән көтәләр. Конкурс, һичшиксез, команда бәйгесе, һәм һәр катнашучының үз тәҗрибәле остазлары бар», – диде Ирек Ризванов.
Быел конкурс җиде номинациядә үткәрелде, укытучылар үзләренең осталыкларын өч сынау турларында күрсәтте. Катнашучыларны югары уку йортлары вәкилләре, төрле һөнәри конкурсларда җиңүчеләр бәяләде.
«Фән укытучысы» номинациясендә җиңүче Алексей Четверкинга конкурсның республика этабында көрәшергә туры киләчәк. «Минем өчен конкурста җиңү – ул, барыннан да элек, һөнәри үсеш, үз күнекмәләреңне һәм осталыкларыңны күрсәтү мөмкинлеге, әмма минем катнашуым моның белән генә тәмамланмый. Минем алда мөһим миссия тора – Казанны бөтен республикага лаеклы рәвештә тәкъдим итү, мин моны эшли алырмын дип уйлыйм», – диде ул. Укытучыга туган мәктәбе педагоглары һәм якын кешеләре зур ярдәм күрсәткән.
Шул ук номинациядә икенче урынны Мәскәү районының 94-нче номерлы гимназиясе физика укытучысы Динара Әюпова яулады. Өченче урын Яңа Савин районының 155-нче номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эмиль Шәйдуллинга бирелде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында Яңа Савин районының 380-нче балалар бакчасыннан Алсу Бикчәнтәева җиңү яулады, көмеш – Киров районының 121-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Вәсилова, өченче урынны Совет районының 330-нчы балалар бакчасы музыка җитәкчесе Салават Яруллин һәм Вахитов районының 212-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Диана Муллагалина бүлеште.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә беренчелек пальмасының өстәмә белем бирү педагоглары арасында Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәгеннән Диана Валишинага эләкте. Икенче урында – Киров районының 24-нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Дамир Габдрахманов, өченче урында – Киров районының «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Екатерина Щекотова.
«Педагог-психолог» номинациясендә Идел буе районы 130-нчы номерлы балалар бакчасы хезмәткәре Динара Савельева җиңүче булды, икенче урында – Яңа Савин районының 380-нче балалар бакчасыннан Ольга Бражаева, шулай ук лидерлар өчлегендә – Киров районының 137-нче мәктәбе педагог-психологы Вера Оборкина.
«Педагогик дебют» номинациясендә яңа укытучылар үзләренең укыту осталыкларын күрсәтте. Беренче урынны Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Виталий Лебедев яулады, икенче урында – Идел буе районының 19-нчы номерлы гимназиясенең физика укытучысы Булат Фәсфиев, өченче урында Яңа Савин районының 7-нче номерлы гимназиясенең математика укытучысы Юлия Скрипачева һәм Совет районының 161-нче номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлары укытучысы Наилә Ермолаева.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы гимназиясеннән Гөлия Мисалова җиңү яулады, икенче урында – Мәскәү районының 2-нче номерлы лицей-интернатыннан Рамил Ибәтуллин, бронза – Совет районының 175-нче номерлы гимназиясе укытучысы Алинә Зариповада һәм Яңа Савин районының 23-нче номерлы лицее укытучысы Алинә Кәримовада.
Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук сыйныф җитәкчеләре дә бар иде. Алар «Кеше тәрбияләү» номинациясендә көч сынашты. Җиңүче – Киров районының 182-нче политехник лицееннан Алия Хисамбеева, икенче урында – Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбеннән Ирина Бухарина, өченче урында – 181 нче номерлы мәктәптән Елена Шәрипова.