Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2025, 11:34

Рөстәм Гафаров: «Инициативалы кешеләр илһамландыра ала, шуңа күрә без һичшиксез андый кешеләргә алга таба да ярдәм итәчәкбез»

1000гә якын шәһәр кешесе Казан сулыклары ярларын чистартуда ярдәм итәргә теләк белдергән

Яздан Казанда «Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында 53 км елга һәм күлләрне чүп-чардан чистарттылар. Бу чорда барлыгы 40 экологик акция үткәрелде – яр буе территорияләрен чистарту чараларында 1000гә якын кеше катнашты. Күмү полигоннарына 600 куб.м чүп чыгарганнар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

«Барыбыз да табигый ресурслар чиксез түгел икәнлеген аңлый, кешенең эре шәһәрдә тискәре йогынтысы бик зур – бу уңайлылык өчен түләү. Ләкин берәүләр моны аңлап кына кала, ә икенчеләре хәрәкәт тә итә. Ачыктан-ачык әйтик: әлегә андыйлар азчылыкта, әмма без инициативалы кешеләренең мавыктырырга, илһамландырырга, үз артыннан ияртергә сәләтле икәнен беләбез, шуңа күрә без һичшиксез андыйларга ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул шулай ук алдагы биш елга шәһәр үсеше программасында тотрыклы үсешкә юнәлеш алынуын өстәде, ә бу экологик проблемаларны хәл итмичә мөмкин түгел.

Ел саен Казан территориясендә экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә. Альберт Шәйнуров сөйләвенчә, көзен Казансу елгасы буенда Рус-Алман Швейцариясе табигать тыюлыгы янында җыештыру оештырылган. Биредә купель тирәсендәге авария хәлендәге агачларны җыештырганнар һәм коймаларны төзәткәннәр. Кисү калдыкларын йомычкага ваклаганнар, аннары аны территориянең җәяүлеләр юлларын салу өчен файдаланганнар.

Серов урамындагы бульвар сулыкларын чистарту да экологик чараларның тагын берсе булды. Өченче чиратны төзү барышында биредә 2,6 мең кубометрдан артык ләм утырмаларын бетергәннәр, су кошларының яшәү урыннарын саклап калганнар һәм су чистартучы үсемлекләр утыртканнар. Сулык тирәсендәге территорияне төзекләндерү тиешле финанслауны бүлеп бирү шарты белән 2026 елга планлаштырылган.

Июль аенда Казансу елгасы буйлап экологик йөзү узды. Аның кысаларында 54 катнашучы 360 кг калдык җыйды: пластик, пыяла, металл, күбекле блок кисәкләре.

Язын ТР башкаласында Җиңү паркы территориясендә 80 декоратив алмагач утырттылар. Чара Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында узды. Агач утыртуга «Юнармия», «Җиңү волонтерлары», «Яшь Гвардия» һәм студентларның төзелеш отряды да кушылды.

Шулай ук экологик чаралар кысаларында Фатих Әмирхан урамындагы сквер территориясендә өрәңге һәм артыш утырттылар. Акцияне Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның гомумроссия иҗтимагый оешмасының Төбәк бүлеге һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре үткәрде.

26 апрельдә гомумшәһәр өмәсендә 36 мең кеше, 2 мең предприятие һәм учреждение катнашты, 1689 йорт яны территориясен тәртипкә китерделәр. Бу көндә 8 мең кубометр чүп чыгарганнар. Ә «Изумрудное» күленә якын территориядә өмә «Чиста уеннар» белән бергә үткәрелде. Чүп җыю ярышлары 140 команда составында 500дән артык кешене берләштерде.

Быел Торфяная урамындагы үсемлекләр бакчасы территориясендә чүп-чар җыю буенча даими эшләр башкарылды. Аны 2021 елда «Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте» советы әгъзасы Сергей Мухачев һәм экологлар берлеге соравы буенча Кызыл китап үсемлекләренең төрләрен арттыру өчен булдырганнар. Урбоэкология түгәрәгеннән укучылар белән бергә Себер Кызыл китап касатигын үстерергә дип махсус климат булдыру өчен камералар җиһазландырганнар. Тулысынча әзер булганнан соң, үсемлекне ачык туфракка утырталар.

Альберт Шәйнуров шулай ук шәһәр халкын экологияне саклау тематикасы белән таныштыручы иҗтимагый киңлекләрдәге программаларны һәм мастер-классларны билгеләп үтте. Аларны Парклар һәм скверлар дирекциясе үткәрә. Быел җәй «Гражданин – галим» программасын. яшь кешеләр өчен җайлаштырганнар. Балалар экскурсияләргә йөрделәр, лекцияләр тыңладылар һәм мастер-классларда катнаштылар. Быел очрашуларда барлыгы 302 кеше катнашты.

«Шәһәр бакчачысы мәктәбе» проекты казанлыларга яшел үсентеләрне карау үзенчәлекләре турында белергә мөмкинлек бирде. Быел мәгариф проекты биш иҗтимагый киңлектә өченче мәртәбә узды. Лекцияләр һәм мастер-класслар «Ак Чәчәкләр» бульварында, Аксенов исемендәге скверда, Акчарлак күлләре янындагы паркта, Җиңү паркында һәм «Светлая Долина» ТК янындагы паркта узды.

Казанлылар өчен даими рәвештә Серов урамындагы бульвар күшәгендә һәм «Зәңгәр күлләр» территориясендә экология, кагылышлы лекцияләр үткәрелә.

Казансу яр буенда «ЭкоЛогично» бергәлеге белән берлектә оештырылган икенчел чимал кабул итү буенча айлык мобиль пунктлар эшен яңартты. Акция көннәрендә Казан халкы макулатура, техника, пыяла, металл, тетрапак, ПЭТ шешәләр, техник ПЭТ һәм ПЭТ савытлар, полипропилен, йомшак һәм фольгалы пластик һәм башка икенчел калдыклар тапшырды. Барлыгы алты чара үткәрелгән, 12 мең 960 кг чимал җыеп алынган, аны эшкәртүгә җибәргәннәр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.10.2025
Видеорепортаж
20.10.2025 10:55
Казанда шәһәрлеләр катнашында 53 км сулык ярлары чистартылды
Барлык яңалыклар