Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2023, 11:11

Рөстәм Гафаров: «Без дә, алар да кешелеклелекне административ көчсезлек белән бутарга тиеш түгел»

Сигез ай эчендә административ комиссияләр төрле хокук бозулар белән бәйле 91 меңнән артык эшне караган

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь, Диана Жиленкова). 2023 елның сигез аенда Казанның административ комиссияләре 91 410 эшне караган, 217 млн сум штраф салынган. Шул ук вакытта парковка белән бәйле хокук бозулар саны 87% ка һәм урам сәүдәсе белән бәйле бозулар саны 71% ка арткан. Хокук бозучыларның берсе өч ел дәвамында 141 тапкыр законсыз урам сәүдәсе өчен административ җаваплылыкка тартылган. Рейд уздырылган вакытта аның штрафлар буенча бурычы 500 мең сумнан артып китә. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча күп тапкырлар эш кузгатыла, нәтиҗәдә мировой судья карары белән 12 тәүлеккә кулга алу билгеләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.

«Эшмәкәрләргә һәм хуҗалык итүче субъектларга карата административ контрольне дәвам итәчәкбез, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Мораторий мораторий, ләкин без һәм алар кешелеклелекне административ көчсезлек белән бутарга тиеш түгел. Административ җәзалар парковка һәм урам сәүдәсе кагыйдәләрен бозучыларга карата кулланылачак».

«Шәхси файда җәмәгать мәнфәгатьләреннән югарырак торырга тиеш түгел, автомобиль хуҗаларының газоннарны бозуын һәм рөхсәтсез сәүдәне туктатачакбыз. Шуңа күрә мин сезне тагын бер кат бу эшне мөмкин кадәр җайга салуга чакырам, шул рәвешле, урыны белән мораторий да гамәлдә булсын, шул ук вакытта шәһәрдә тәртип тә хөкем сөрсен», – дип нәтиҗә ясады ул.

Парковка өчен түләмәгәнгә 72,6 мең карар чыгарылган

Наил Биктаһиров сөйләвенчә, Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен протоколлар саны 99% ка кимегән. Әмма парковка киңлеге киңәйгән вакытта автомобильләрне муниципаль парковка өчен түләүсез калдыру белән бәйле бозулар саны шактый арткан. Барлыгы 72 636 шундый карар чыгарылган. Тагын 12 мең (+13%) машиналарны яшелләндерелгән территориядә калдырган өчен төзелгән.

«Еш кына инвалидларның федераль реестрында торучы гражданнар автомобильләрне махсус билгеләнгән урыннарда гына түгел, ә бөтен парковка мәйданында бушлай урнаштырырга хокуклы дип ялгыш уйлыйлар. Әгәр инвалидлар һәм аларны йөртүче затлар машиналарны муниципаль парковкаларның түләүле урыннарына урнаштырса, түләү кагыйдәләре аларга да кагыла», - дип аңлатты Наил Биктаһиров.

Аның сүзләренчә, инвалидларның федераль реестрында торган автомобиль хуҗасын беренчел җәлеп иткәндә, 2,5 мең сум штраф урынына телдән искәрмә кулланыла. Июнь аеннан хокук бозучылар белән 731 шундый сөйләшү булган.

Инвалидлар өчен урыннарны шулай ук еш кына бушлай парковка хокукы булмаган гражданнарның автомобильләре белән биләп алына. Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.19 маддәсе буенча 1 263 беркетмә төзегән.

Законсыз урам сәүдәсе Адоратский, Фучик, Зорге һәм башка урамнарда алып барыла

2023 елның сигез аенда ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 маддәсе буенча легаль булмаган урам сәүдәсе өчен 3 169 карар чыгарылган. Штрафларның гомуми суммасы 8,4 млн сумга җиткән. Традицион рәвештә бозучыларны Адоратский урамы, 27, Фучик 34, Зорге, 66 һәм 75, Мәүлетов, 17 һәм 24а адресы буенча мәйданчыкларда тоталар.

«Теләсә кайда сәүдә алып баруга җирле халык даими рәвештә зарлана. Аннан соң, гадәттә, чүп, пычрак һәм кимерүчеләрне җәлеп итә торган бозылган ризыклар кала. Сәүдә кирәкле сату шартларын һәм продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документларны үтәмичә алып барыла», - дип ассызыклады Наил Биктаһиров.

Шул ук вакытта хокук бозучыларның күпчелеге – штраф түләмәүчеләр. Быел бу проблемага аерым игътибар бирелде. Рейдларны даими рәвештә административ комиссияләр белгечләре район полиция бүлекләре белән берлектә үткәрә.

Мәсәлән, хокук бозучыларның берсе өч ел дәвамында 141 тапкыр законсыз урам сәүдәсе өчен административ җаваплылыкка тартылган. Рейд уздырылган вакытта аның штрафлар буенча бурычы 500 мең сумнан артып китә. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча күп тапкырлар эш кузгатыла, мировой судья карарлары белән 12 тәүлеккә кулга алу билгеләнә.

Тагын бер хокук бозучы уңаеннан ике тәүлеккә кулга алынудан тыш, миграция законнарын бозган өчен илдән чыгару турындагы мәсьәлә күтәрелгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.09.2023
Видеорепортаж
18.09.2023 10:46
Казанда парковка белән бәйле хокук бозулар саны 87% ка арткан
Барлык яңалыклар