Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2022, 11:58

Рөстәм Гафаров: «Балалар шәфкатьлелек идеологиясен таратучылар булачак, без аларга ярдәм итәргә тиеш»

Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» старт алды, аның кульминациясе булып хәйрия ярминкәсе булачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь, Юлия Летникова). Бүген Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» башланды. Укучылар өчен хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт, толерантлык, уеннар һәм экологик акцияләр темасына сыйныф сәгатьләре оештырылачак. Атналык 10 нчы сентябрьдә узачак «Игелек ярминкәсе» белән тәмамланачак. Бу хакта Казан Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» традицион, әмма мөһим вакыйга булды, чөнки балалар өлкәннәргә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә, йортсыз хайваннарга һәм табигатькә сак мөнәсәбәттә булырга өйрәнәләр, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Әгәр элегрәк игелекле эшләр аерым бер шәһәр кешеләренең эше булса, хәзер бу системалы эш ышанырлык нәтиҗәләр күрсәтә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. - Монда шәфкатьлелек идеологиясен таратучы балаларның өлеше зур. Без, олылар, аларга булышырга һәм өметләрен өзмәскә тиешбез».

«Игелек атнасы» «Мөһим әңгәмәләр» белән башланды, ә инде иртәгә, 6 нчы сентябрьдә, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә бердәм сыйныф сәгатендә «Без үзебез кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» программасы эшли башлаячак – укучылар йорт хайваннарына һәм йортсыз хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт темасын өйрәнәчәк.

7 нче сентябрьдә мәктәп укучылары өчен инвалид балаларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны, төрле этник төркемнәрне һәм милләтләрне җәлеп итеп әңгәмәләр һәм уеннар оештырылачак. «Без толерант, игелекле һәм ярдәмчел җәмгыять формалаштырырга ярдәм итәргә тиеш», – дип билгеләде Ирек Ризванов.

Казан мәктәпләрендә өлкәннәргә карата хөрмәт темасына сыйныф сәгатьләре 8 нче сентябрьдә узачак. Бу көнне укучыларны төрле спикерлар белән әңгәмә һәм очрашу көтә. Балалар өлкән буынга, инвалидларга, аз керемлеләргә һәм социаль авыр хәлдә булган кешеләргә карата игелекле эшләр эшләргә өйрәнәчәкләр.

9 нчы сентябрьдә Казанның барлык мәктәпләрендә әйләнә-тирәлекне саклау темасына акцияләр һәм экологик дәресләр үткәреләчәк. «Учреждениеләрдә эшкәртү өчен пластик тара һәм макулатура җыюлар узачак. Балаларга территорияләрне төзекләндерү һәм чистарту турында сөйләячәкләр», – диде Мәгариф идарәсе башлыгы.

«Игелек атнасы»ның кульминациясе «Игелек ярминкәсе» булачак. 10 нчы сентябрьдә шәһәр мәктәпләрендә балалар йортларына, авыру һәм мохтаҗ балаларга, шулай ук сукбай хайваннарга ярдәм йөзеннән чаралар узачак. Ярминкәләрдә җыелган акча балалар йортларына, хосписларга, хайваннар приютларына җибәреләчәк.

«Яңа уку елын изге гамәлләр белән башлап, без шәһәребезнең калган халкына яхшы мисаллар күрсәтә алачакбыз», – диде Ирек Ризванов. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Белем көненә беренче сыйныф укучылары – «Игелекле эшләр көндәлекләре», ә икенче сыйныф укучылары «Яшь эколог көндәлекләре» алган.

Моннан тыш, ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында быел 1238 балага портфельләр һәм канцелярия җыелмалары тапшырылган. Укучыларга бүләкләрне шәһәр чараларында бүләк иткәннәр. Соңгы 5 елда акция кысаларында 8,5 меңгә якын бала ярдәм алган. Ел саен җыелмаларны сатып алуга акчалар хәйриячеләр һәм акция иганәчеләре – предприятие һәм коммерциягә нигезләнгән оешмалар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары хисабына җыела.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенең максаты – аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге, авыр тормыш хәленә эләккән яки социаль авыр хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид балаларга мәктәпкә кирәкле барлык әйберләрне алып, гаиләләрнең акча чыгымнарын киметү.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.09.2022
Видеорепортаж
05.09.2022 11:03
5 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» узачак
Барлык яңалыклар