В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанның 281 мәгариф учреждениесендә коймаларны алыштырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Казанда барлыгы 533 мәгариф учреждениесе эшли: 169 мәктәп, 312 балалар бакчасы, 654 бинада урнашкан 52 өстәмә белем бирү учреждениесе. Аларның 40% ында коймалар тиешле хәлдә булмаган яки бөтенләй булмаган, дип билгеләп үтте Петр Королев.
«Мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендәге коймалар – без үтәргә тиешле норматив таләп, – дип игътибар итте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – «Өйгә тизрәк барып җитү уңайлырак» яки «гомер буе шулай йөрдек әле» кебек сүзләрне башка сөйләшмик. Хәзер маршрутны үзгәртергә туры киләчәк, сүз ниндидер чакрымнар турында түгел, ә үтәргә кирәк булган берничә дистә метр турында гына. Мәктәп яки балалар бакчасы территориясендә чит кешеләр булырга тиеш түгел. Шәһәр Башкарма комитеты башлыгы шулай ук департамент директорына коймалар ватылган, җимерелгән очракта, аларны оператив рәвештә торгызырга кушты. «Минемчә, гадәт буенча кайда да булса барыбер коймаларга зыян салачаклар. Авария бригадаларыннан, һичшиксез, оператив рәвештә килүләрен һәм шул ук көнне барысын да рәткә китерүләрен сорыйм», – диде Р.Гафаров.
Биналарның куркынычсызлык паспортларында коймалардан тыш керү урыннарында тизлекне киметү чараларының, керү мөмкинлегенә контроль һәм идарә итү системаларының, биналарның беренче катларында саклау пунктларының һәм учреждение территориясенә кергәндә контроль-үткәрү пунктларының, видеокүзәтү камераларының, ашыгыч хәбәр итү системаларының булуы, хәвеф сигнализациясе төймәсен модернизацияләү күрсәтелә.
Шул рәвешле, 181 белем бирү учреждениесендәге биналарның беренче катларында, видеокүзәтү системаларын, сак сигнализациясен һәм хәвеф сигнализациясе чараларын урнаштырып, саклау пунктларын төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Бу максатларга 39 млн сум акча бүлеп биргәннәр. Бүгенге көндә 72 учреждениедә эшләр тәмамланган, калган объектларда алар ноябрь ахырына кадәр башкарылачак.
Иминлекнең беренче категориясенә караган объектларга кергән һәм террорчылыкка каршы саклану буенча югары таләпләр куелган 19 мәктәпкә керү урынында быел тизлекне киметү чаралары билгеләнгән. Шул ук куркынычсызлык категориясендәге тагын өч мәктәптә әлеге чаралар моңа кадәр урнаштырылган.
Моннан тыш, куркынычсызлыкның беренче категорияле учреждениеләрендә тикшерү пунктлары булырга тиеш. 22 мәктәптә контроль-үткәрү пунктын урнаштыруга барлыгы 71 млн сум бүлеп бирелгән. 8 объектта эшләр тәмамланган, 10 ысында эчке бизәкләү эшләре һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре башкарыла, 4 учреждение контроль-үткәрү пунктын җыю стадиясендә. Эшләрне агымдагы елның ноябренә кадәр тәмамларга планлаштыралар, дип хәбәр итте П.Королев.
Россия гвардия хезмәткәрләре белән берлектә моңа кадәр бирелгән куркынычсызлык паспортлары буенча кисәтүләрне бетерүне тикшерү өчен урыннарга баралар. Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры аңлатып узганча, быел объектларны категорияләүгә карата норматив таләпләр үзгәргән, шуңа күрә тикшерүләр тәмамлангач, кайбер учреждениеләр беренче куркынычсызлык категориясен алачак. Шуңа бәйле рәвештә, 2023 елда анда шулай ук контроль-үткәрү пунктын һәм тизлекне киметү чараларын урнаштырырга кирәк булачак.
Моннан тыш, Телекоммуникацион технологияләр департаменты мәгариф учреждениеләрен 746 видеокүзәтү камерасы белән җиһазландырачак, ел ахырына кадәр объектларда тагын 652 камера урнаштырылачак.
Керү төркемнәрен һәм капкаларны мәктәпләрдә койма белән тәэмин итү буенча эшләр төгәлләнде. Гадәттән тыш хәлләр һәм сак сигнализациясе белән 80 объект җиһазланган, ел ахырына кадәр аларны тагын 20 мәктәптә һәм 176 балалар бакчасында урнаштырачаклар.
Хәвеф сигнализациясе төймәсенең җиһазларын модернизацияләү буенча эш алып барыла. Россия гвардиясе тәкъдимнәре буенча системаның гамәлдә булу радиусын арттыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта 106 объект камилләштерелгән, ел ахырына кадәр тагын 185 объектта эшләр башкарылачак.
П.Королев шәһәрнең барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлыкны шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре тәэмин итә, график һәр учреждениенең эш режимына туры килә, дип өстәде.
«Сез белдергән срокларда – ноябрьгә – чыннан да барлык техник эшләрне төгәлләүне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Гафаров Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директорына. – Камералар буенча шулай ук анык булмаган сроклар – ел ахырына кадәр 600 дән артык камера. Ноябрь аенда барысын да тәмамлыйк. Контракт ел ахырына кадәр булса да, 31 нче декабрьгә кадәр сузарга кирәкми. Бу мәсьәләләрне озакка сузарга ярамый», – диде ул.