Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2024, 13:19

Рөстәм Гафаров: «Язгы спорт сезоны тагын да активрак узар дип ышанабыз»

Казанда апрель эстафетасына һәм Казан җиңел атлетика марафонына әзерлек бара

Фото: Марат Мөгыйнов

Кышкы спорт сезоны чорында Казанда тимераякта шуу өчен 102 урын оештырылган, шуларның 83 е – хоккей тармасы, 19 ы – прокат пунктлары булган шугалаклар. Чаңгыда йөрергә яратучылар өчен 15 трасса әзерләнгән. Алдагы җәйге чорда башкала халкы өчен 31 шәһәр локациясендә төрле күнекмәләр һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла. Болар хакында аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Һәвәскәр турнирлар да бик мөһим, аларда төрле яшьтәге меңнәрчә кеше теләп катнаша. Ә күп кенә казанлыларның буш вакытларын, гаиләләре, дуслары һәм балалары белән шугалакта шуып, чаңгыда йөреп, файдалы үткәрүе, ягъни сәламәт яшәү рәвеше алып баруы икеләтә куанычлы. Бу – сәламәтлеккә иң яхшы инвестиция. Язгы спорт сезоны тагын да активрак узар дигән өметтә калабыз», – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Кышкы сезон шәһәр халкы өчен беренче чиратта «Йорт янындагы спорт» проекты белән истә калгандыр. Быел тәүге тапкыр ишегалды хоккее буенча ярышлар уздырылган, аларда «Салават Күпере», Азино, «Новые Горки», «Арт Сити», «Светлая долина» һ.б. комплексларда яшәүчеләр катнашкан. Киләчәктә проект кысаларында барлыгы 16 дисциплина буенча ярышлар уздыру планлаштырыла.

«Алда безне шулай ук бай спорт программасы көтә – апрель эстафетасына һәм Казан җиңел атлетика марафонына инде әзерлек башланды», – дип белдерде Линар Гарипов.

Татарстан башкаласында чаңгы сезонына Казан яшүсмерләр марафоны нокта куйган

20 меңнән артык һәвәскәр һәм профессиональ спортчы гаиләләре белән 42 нче «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашкан. Ярышлар шәһәрнең биш мәйданчыгында, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә узган.

Приз фонды 850 мең сум булган 57 нче Казан чаңгы марафоны Россиянең 37 төбәгеннән 650 спортчыны җыйган. «Локомотив» стадионында ярышлар 5, 25 һәм 50 км дистанцияләргә уздырылган. «Ир-атлар арасындагы марафонда җиңүне Рауль Шакирҗанов яулады, ул 50 километрны 2 сәгать 19 минутта узды. Хатын-кызлар арасында Юлия Чекалева беренче булды, аның нәтиҗәсе – 2 сәгать 35 минут», – диде физик культура һәм спорт комитеты рәисе.

Россия герое Сергей Ашихмин истәлегенә уздырылган чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионатында шәһәрнең 350 дән артык иң яхшы чаңгычысы катнашкан. Ярышлар февраль ахырында оештырылган.

Кышкы сезон дәвамында шәһәрнең спорт объектларында «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы ярышлары гөрләгән, 2 нче мартта чаңгы ярышлары буенча финал бәйгеләр үткән. Линар Гарипов сүзләренә караганда, спортчылар инде төньяк йөреш буенча ярышларга актив әзерләнә. Күнекмәләрне ТР Төньяк йөреш федерациясенең профессиональ инструкторлары алып бара.

Моннан тыш, Татарстан башкаласында кышкы сезонда сноуборд һәм чаңгы буенча Казан беренчелеге, Казан Кремле диварлары янында тау чаңгысы спорты буенча «Крутой спуск» фестивале узган. Чаңгы сезонына Казан яшүсмерләр чаңгы марафоны нокта куйган, анда 900 дән артык спортчы катнашкан.

Яшь спортчылар өчен Казанда кышкы сезон ничек узган?

Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен кышкы сезон шулай ук вакыйгаларга бай булган. Шәһәрнең боз ареналарында егетләр арасында Казанның ачык беренчелеге этаплары дәвам итә, аларда 85 тән артык команда катнаша. Шәһәр чемпионы исеме өчен беренче уен 27 нче мартта узачак, анда «Динамо» һәм «Тимерхан» командалары чыгыш ясаячак. Доклад барышында Линар Гарипов «Ракета» командасының җиңүен билгеләп үтте, егетләр туплы хоккей буенча бөтенроссия ярышларының – бронза призеры.

Шәһәрнең яшь хоккейчылары «Алтын алка» финал ярышларының шәһәр этабын ачу гала-матчында катнашкан. Чара «Ак Барс Арена» стадионы янындагы хоккей тартмасында узган. Командалар уенчылары белән бергә Артем Лукоянов, Кирилл Адамчук, Дмитрий Обухов, Максим Пестушко кебек танылган хоккейчылар да уйнаган.

Спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен тимераякта йөгерү спорты буенча «Безнең өмет бозы» ярышлары һәм спорт мәктәпләре арасында футбол буенча кышкы беренчелек оештырылган. Ә «Ракета» стадионында спортның кышкы төрләре көнен билгеләп үткәннәр, анда яшь спортчылар фигуралы шуу, тимераякта йөгерү спорты һәм туплы хоккей буенча күрсәтмә чыгышларда катнашкан.

«Казанда мондый бай кышкы спорт сезонын уңышлы уздыру социаль блогның, районнар администрацияләренең, тышкы төзекләндерү комитетының, эчке эшләр идарәсенең һәм спорт федерацияләренең уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды», – дип нәтиҗә ясады комитет рәисе.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.03.2024
Барлык яңалыклар