Республика башлыгы алар белән үзмәшгуль гражданнар өчен салымнар җыю буенча пилот проекты хакында фикер алышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль эшкуарлар белән очрашты. Ул алар белән үзмәшгуль гражданнар өчен салымнар җыю буенча пилот проекты хакында фикер алышты, аны илнең дүрт субъектныда – Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында кертергә планлаштырыла.
Искәртергә кирәк, Федераль салым хезмәте проектның мобиль кушымтасын булдырды. Ул үзмәшгуль гражданнарга салым хезмәтендә мөстәкыйль рәвештә теркәлергә һәм бернинди махсус хисапларсыз түләүләр башкарырга мөмкинлек бирә.
Очрашуны ачы, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, иртәме-соңмы үзмәшгульлек системасын тәртипкә китерергә кирәк. "Безнең закон кысаларында яшәгәнебезне аңларга кирәк. Сез булдырасыз, үзегез һәм гаиләгез өчен акча эшлисез. Әмма билгеле йөкләмәләр дә бар. Вакыт уза, пенсия турында уйларга кирәк була. Иң мөһиме – сез закон тыңлаучан гражданнар. Ник үзегезне авыр хәлгә куярга?", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Без сезнең тәкъдимнәрне ишетергә телибез. Программа кысаларында безнең бурычларны дөрес формалаштырырга һәм сезгә туры киләргә мөмкин тискәре күренешләрне юк итәргә кирәк", - диде ТР Президенты.
Шуннан үзмәшгуль эшкуарлар үз тәкъдимнәрен әйттеләр, алар арасында - керемгә карап дифференциальләштерелгән салым ставкасын кертү, үзмәшгульләргә штрафларны юридик затларныкы кебек түгел, ә физик затларныкы кебек итәргә һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәтен белдерде һәм яңгыраган тәкъдимнәр өйрәнеләчәгенә ышандырды.
Очрашуда ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Денис Калинкин һ.б. катнашты.