Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Көнчыгыш икътисадый форумында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» идарәсе рәисе урынбасары Алексей Белоус һәм оешманың беренче вице-президенты Павел Бруссер белән очрашты. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Яклар дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында республиканың юл төзелеше һәм туризм өлкәсендәге инфраструктура проектларын финанслауда банкның катнашуы турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Әйтик, Лаешта «Казан Марина» туристлык инфраструктурасы проекты суда ял итү зонасын булдыруны күздә тота. «Газпромбанк – безнең ышанычлы партнерыбыз. Хезмәттәшлек өчен кызыклы яңа юнәлешләр бар. Проект җанлы, кызыклы. Тиз гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Икенче проект түләүле магистральләр төзүне күздә тота. «Сезнең коллегаларыгыз белән банк катнашырга әзер булган төрле проектларны эшләү максатыннан якын арада Казанга килергә планлаштырабыз. Хезмәттәшлеккә зур кызыксыну өчен рәхмәт», - дип ассызыклады Павел Бруссер.
VIII Көнчыгыш икътисадый форумы Владивостокта 10-13 нче сентябрь көннәрендә уза. Вакыйга 50 илдән җиде мең кешене берләштерәчәк. Чарада Татарстан делегациясен Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.