Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2023, 15:23

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләре белән очрашты

Кабул итүдә Казанның Әхмәдишин-Фазлыевлар гаиләсе катнашты, ир белән хатын биш бала тәрбияли

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). Бүген Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды. Чараны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым үткәрде. Кабул итү төбәктә 10 нчы тапкыр оештырыла, ул яхшы традициягә әверелде.

Чара республиканың 2023 елдагы иң яхшы гаиләләре турында фильм күрсәтүдән башланды, алар Татарстанның чәчәк атуына аерым өлеш кертәләр һәм лаеклы үсеп килүче буын тәрбиялиләр.

«Без Гөлсинә Әхәтовна белән сезне – Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре вәкилләрен – Казан Кремле диварларында бик рәхәтләнеп сәламлибез. Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши – бу күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, хезмәт династияләре. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр. Сез ата-ананың искиткеч һәм җаваплы хезмәтен – бик яхшы балалар тәрбияләүне үз өстегезгә алгансыз. Безнең бурыч – традицион гаилә кыйммәтләрен һәм зур ныклы гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсен киң таратуны тәэмин итү», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республикада 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы химаясе астында узуын искәртеп узды. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечегә милли мәдәни традицияләр, кыйммәтләр һәм туган тел тапшырыла.

«Бүгенге кабул итүгә төрле һөнәр һәм тармакларның хезмәт династияләре чакырылды. Сез шәхси үрнәгегез белән илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялисез. Уллары махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез улларыгызны чын геройлар – тугры һәм батыр патриотлар итеп тәрбияләгәнсез. Һичшиксез, үз Ватанына, үз халкына мәхәббәт һәм тугрылык гаиләдә тәрбияләнә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елында да балаларыбызны тәрбияләүче һәм өйрәтүче укытучыларның һәм педагогларның игелекле хезмәтләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Сезнең кулларда Татарстан балаларының язмышы, димәк, безнең киләчәгебез!», – дип дәвам итте Татарстан Рәисе.

Республиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: «Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буынга, яңа гына үз гаиләләрен коручы яшьләргә үрнәк булып тора. Сәламәтлек һәм иминлек теләкләүләребезне кабул итегез. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу атмосферасы булсын!»

ТР Рәисе дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әйтик, «Ата-ана даны» ордены медален Казаннан Рөстәм Әхмәдишин һәм Гөлнара Фазлыева гаиләсе алды, дип хәбәр итә Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте.

Гөлнара һәм Рөстәм биш бала тәрбиялиләр. Әсгат, Индира, Әскәр, Азамат, Аслан. Ир белән хатын балаларга олыларның хезмәтенә ихтирамлы караш тәрбиялиләр, шуңа күрә балалар өй эшләрен мөстәкыйль башкаралар. Гаиләдә мәдәни кыйммәтләргә дә игътибар бирелә – буыннар тарихы нәсел агачы итеп бизәлгән. Балалар һәм өлкәннәрнең туган көннәре һәрвакыт бергә билгеләп үтелә, кунакка әби-бабайлар килә. Өйдә концертлар үткәрү традициягә әйләнгән.

Ир белән хатын балаларны патриотик тәрбияләү белән дә шөгыльләнәләр: һәр ел саен гаилә, сугыш ветераннарын искә алу һәм аларга хөрмәт күрсәтү өчен, 9 нчы Майда – Җиңү паркына һәм 2 нче августта Горький исемендәге паркка килә.

Гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып бара: җәй көне велосипедта йөрергә, күлләрдә су коенырга, ә кышын чаңгыда йөрергә яраталар. Эчке һәм тышкы туризм – гаилә тормышының аерылгысыз өлеше. Каникул көннәрендә театрларга, музейларга, кинога барырга тырышалар. Балалар еш кына «Казэнерго» АҖ конкурсларында катнаша.

Әхмәдишиннар гаиләсе өчен төп тормыш ориентирлары – әхлакый сәламәтлек, бер-берсен хөрмәт итү һәм кайгырту.

Гаилә учагын саклаучы Гөлнара Киров өлкәсендә туган, аның ике югары белеме бар, ә хәзер ул «ИК КВИНТ» ҖЧҖдә әйдәп баручы инженер булып эшли. Гөлнараның 20 еллык хезмәт эшчәнлеге төзелеш тармагы белән бәйле. Эштәге казанышлары өчен хатын-кызны «Татарстан Республикасы төзелеш тармагының хезмәтне саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләгәннәр.

Гөлнараның ире Рөстәм Әхмәдишин Казанда туган, аның да ике югары белеме бар. Үзенең хезмәт юлын Рөстәм 17 яшендә электр белән эретеп ябыштыручы буларак башлый, ә хәзер «Казэнерго» АҖнең капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе булып эшли. Рөстәм Әхмәдишин – хәрби хәрәкәтләр ветераны, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Барлык яңалыклар