В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы Казан шәһәр Думасының отчет сессиясендә үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Зилә Гайфи). Бүген Ратушада үткән Казан шәһәр Думасының XXIV сессиясендә Татарстан Президенты республика бүләкләре тапшырды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау эшенә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән Казан шәһәренең “18 номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе” баш табибы урынбасары Бакиров Рөстәм бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән Казан шәһәре сайлау комиссиясе рәисе Гәрәев Фәрит бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау эшенә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Сугыш ветераннары өчен госпиталь сырхауханәсе табиб-терапевты Ольга Николаенкога “Татарстан Республикасының Атказанган табибы” мактаулы исеме бирелде.
Ватан машина төзелешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе инженер-конструкторы Виктор Горюновка “Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе” мактаулы исеме бирелде.
Мәдәният үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Әүхәдиев ис.Казан музыка көллияте укытучысы Вера Захаровага “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем Татарстан Республикасының Инженерлык челтәрләрен капиталь төзекләндерү һәм энергияне сакчыл тоту технологияләрен үстерү идарәсенең генераль директоры урынбасары Гыймадиев Зөлфәткә бирелде.
Мәгариф өлкәсе үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” мактаулы исеме Казан шәһәре Идел буе районының 19 гимназиясенең математика укытучысы Кузина Марина Геннадьевнага бирелде.
Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Бәхетле-1” ҖЧҖ кухня эшчесе Дәүләтшина Ризидәгә Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.