Тантанада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та катнашты.
Фото: «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Тантана, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы көненә багышланган иде. Чарада Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та катнашты.
Татарстан Президенты җитәкчеләргә бердәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм конкурста җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Мәсәлән, Казаннан смотр-конкурста Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, шәһәрнең Дезинфекция станциясе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, шулай ук чаңгы ярышлары һәм спорт ориентлашуы буенча спорт мәктәбе җиңүче булды.
«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре, районнары һәм шәһәрләре дәрәҗәсендә җайга салынган эш нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсе һәм сыйфаты яхшыруга ирешәбез. Татарстанлыларның тормыш сыйфаты – бүгенге көндә хакимиятнең төп бурычы», – дип нәтиҗә ясады Р.Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашты. Конкурста җиңүчеләргә – муниципаль берәмлекләргә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән «Лада Гранта» маркалы җиңел автомобильләр, шәһәр округларының муниципаль учреждениеләренә – «Форд Транзит» маркалы автобуслар һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы дипломнары тапшырыла.
Татарстанга автомобиль ачкычлары елына ике тапкыр – Татарстан Республикасы көненә һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең чираттагы съездына тапшырыла. 2010 елдан башлап муниципаль милеккә 2712 машина тапшырылган, шул исәптән 90 автобус, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.