Бүләкләү тантанасы «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Бүген Казанда «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвиговага II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Чара «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашында узды.
«ТАССР оешуга 100 ел» медале белән шәһәрнең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов бүләкләнде. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ольга Дроздецкая «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален алды.
Съездда Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре гражданнар белән эшләүнең алгы сызыгында һәм аеруча кискен мәсьәләләрне хәл итә. Р.Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә төп мәсьәләләр – махсус хәрби операция шартларында бурычларны үтәү, һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләре аның максатларына ирешүгә лаеклы өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, аеруча һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу юнәлештә эш барлык шәһәр һәм районнарда оештырылган.
ТР Президенты ассызыклаганча, куелган бурычларны уңышлы хәл итү өчен ныклы икътисадый нигез кирәк. Рөстәм Миңнеханов быел республика икътисадының үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләде: «Нәтиҗәләргә безнең әйдәп баручы тармакларыбыз нефть-газ химиясе комплексы, машина төзелеше, энергетика, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш аркасында ирешелде. Без ил җитәкчелегенә икътисадның реаль секторы предприятиеләренә ярдәм итү буенча масштаблы чаралары өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, быел республикада 44 республика программасы, 8 илкүләм проект, 6 дәүләт программасы, шулай ук программадан тыш чаралар һәм инфраструктура проектлары кысаларында 4,2 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Ел нәтиҗәләре буенча 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылачак, 1200 дән артык ишегалды территориясе һәм 66 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, 740 күпфатирлы йорт ремонтланган, кайбер социаль һәм инфраструктура объектлары файдалануга тапшырылган.
Юл төзелеше өлкәсендә дә шактый эш башкарылган. ТР Президенты зур проектларны билгеләде, алар арасыннан Зур Казан боҗрасы, Несмелов урамыннан М7 автоюлына кадәр автомобиль юлы, Вознесение тракты, Горький шоссесын реконструкцияләүне атады. «Без үз алдыбызга Татарстанның социаль-икътисадый үсеш темпларын саклау бурычын куябыз. 2023 елда барлык республика программаларын саклап калу турында карар кабул ителде», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Икътисад үсешенә бизнес-җәмәгатьчелек зур өлеш кертә. Республикада 160 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, бу өлкәдә 837 мең кеше эшли – бу барлык эш урыннарының 42% тан артыгы. Рөстәм Миңнеханов республика инфраструктурасы потенциалын нәтиҗәле файдалану өчен бюрократик регламентларны һәм рөхсәт итү процедураларын гадиләштерүне дәвам итәргә чакырды.
Икътисад өлкәсендәге бурычлар белән беррәттән, Татарстанның өстенлеге – иҗтимагый тотрыклылыкны саклау. Бу эштә муниципаль берәмлекләр башлыкларына аерым җаваплылык йөкләнә. «Сез кешеләрнең кәефен барыннан да элек тоясыз, урыннардагы хәлне беләсез, барлык проблемалы сорауларны белеп торасыз. Гражданнарның активлыгы арту шартларында кара-каршы элемтәнең сыйфатын саклап калу, игътибар һәм омтылыш күрсәтү, кешеләргә ярдәм итү мөһим. Бу эш нәтиҗәләре җәмгыятьтә үзара ышаныч һәм тотрыклылык дәрәҗәсен ныгытырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.
Чара ахырында республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре 100 яңа хезмәт автомобиле һәм 56 мәктәп автобусы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.