В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республика Президенты һәм Казан Мэры Үзбәкстан парламенты белән элемтәләр буенча Дәүләт Думасының депутатлар төркеме утырышында катнашты.
Фото: Денис Гордийко
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, быел Россия белән Үзбәкстан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 30 ел тула. «Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек традицияләре безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең ныклы нигезе булды. Бу катлаулы заманнарда безнең дәүләтләребез нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар партнерлыкны саклап калды. Татарстан безнең илләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертергә омтыла», - дип өстәде ул.
Р.Миңнеханов узган ел Татарстан делегациясе Ташкентта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашуын искә төшереп үтте. Шулай ук март аенда республика вәкилләре Үзбәкстанда булды, анда Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев һәм премьер-министр Абдулла Арипов белән очрашулар узды.
Моннан тыш, Татарстанның алдынгы компанияләре белән хезмәттәшлек алып барыла, алар арасында «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Татнефть» ГАҖ бар. Узган ел нәтиҗәләре буенча уртак товар әйләнеше 193 млн Америка долларыннан артып киткән (үсеш 23,5% ка). Министрлыклар, сәүдә-сәнәгать палаталары, предприятиеләр, оешмалар һәм югары уку йортлары арасында үзара хезмәттәшлек турында берничә килешү, меморандум имзаланган һәм тормышка ашырыла.
«Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә. Әмма әлегә без аларны тулысынча кулланмыйбыз. Бу процесска динамика бирергә һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан һәм Үзбәкстан халыкларын охшаш мәдәният, традицияләр, тел һәм бердәм дин берләштерә, дип өстәде. «Безнең халыклар арасында гуманитар өлкәдә – мәдәният, фән, мәгариф, спорт, туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим», – дип ассызыклады Татарстан Президенты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстаннан килгән коллегаларына татар җәмәгатьчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.