Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2020, 14:54

Рөстәм Миңнеханов Казансу буйлап яңа «Чайка-СПГ» теплоходында сәяхәт кылды

Сыекландырылган табигый газда эшләүче судно Казан-Зөя маршруты буенча экскурсияләр өчен файдаланылачак.

Фото: president.tatarstan.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы буйлап сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка-СПГ» теплоходында йөрде. ТР Президентын ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Гафаров, шулай ук проектны эшләүчеләр озатып йөрде.

Теплоход А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы тарафыннан төзелде һәм бу елның августында тантаналы төстә суга төшерелде. Яңа судноның пассажирлар сыешлыгы –176 кешегә кадәр. «Чайка» экстерьер һәм интерьерның заманча дизайны белән эшләнгән, елга транспорты пассажирлар ташу куркынычсызлыгының соңгы таләпләренә җавап бирә.

Р.Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, сыекландырылган табигый газны ягулык сыйфатында куллану өчен, теплоходта һәрберсе 6,7 куб метр күләмендәге ике криоген сыешлык урнаштырылган.

Теплоходны тәкъдир иткәннән соң республика башлыгы судно төзүчеләр белән аралашты һәм аларга шундый әһәмиятле проектны гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәтен белдерде. ТР Президенты ассызыклаганча, «Чайка-СПГ»ны булдыру – төрле транспорт төрләрендә мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтүдә мөһим адым. Кайбер белгечләр республика бүләкләренә лаек булды.

Алга таба «Чайка-СПГ» Казан - Зөя маршруты буенча экскурсия сәфәрләре өчен кулланылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар