В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атыш нәтиҗәсендә Казан мәктәбендә сигез кеше һәлак булды, 20 кеше хастаханәгә озатылды.
Фото: скриншот
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы Казан гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә сигез кеше: җиде укучы һәм бер укытучы һәлак булды. Тагын 20 кеше хастаханәгә озатылды. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Бу зур бәла. Без җиде балабызны, сигезенче сыйныф укучыларын, дүрт малай, өч кызны югалттык. Алар биредә, өченче катта һәлак булды, – диде республика башлыгы. – Бөтен кирәкле ярдәм мәктәпкә дә, гаиләләргә дә күрсәтеләчәк. Бүген республикабыз һәм илебез өчен зур фаҗига булды».
Һәлакәт вакытында 20 кеше зыян күрде, алар госпитальдә. Һөҗүм итүчеләрнең берсе кулга алынган – ул рәсми рәвештә үз исеменә теркәлгән корал булган 19 яшьлек яшь егет. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Искәртәбез, Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175-нче номерлы гимназия укучыларын күрше балалар бакчаларына эвакуацияләделәр. Хәзерге вакытта барлык укучыларны да диярлек әти-әниләре алып киткән.