Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе Яшел Үзәндә узды.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы август). Бүген Яшел Үзәндәге М.В.Ломоносов исемендәге 18 нче лицейда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә ТР Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ел саен үткәрелә торган конференциянең темасы – цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту. Чарада Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, Казан Мэры Илсур Метшин, белем бирү учреждениеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә, Россия Президенты Владимир Путинга һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ярдәм итүләре һәм үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул Мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальковка Татарстанда мәгарифне үстерүдә шәхсән катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, «Мәгариф», «Демография», «Фән» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында республика мәгариф инфраструктурасын сизелерлек яхшырту мөмкинлегенә ия. 2019 елдан бу максатларга 40 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән, шуларның 10,5 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.
Агымдагы елда әлеге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен якынча 9,5 млрд сум финанслау каралган, шул исәптән 2,1 млрд сумы – республика бюджеты акчалары.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Фәннәр Академиясе һәм КФУ белән берлектә, татар теле һәм әдәбияты, шулай ук республикада яшәүче халыкларның телләре буенча яңа буын дәреслекләре булдыру эшен дәвам итәргә кирәк, диде Р.Миңнеханов.
«Адымнар» мәктәпләре турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу – яңа эш форматы, заманча күп телле мәктәпнең аерым фәлсәфәсе. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка әлеге проектны гамәлгә ашыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде (бүген «Адымнар» мәктәпләре Казанда, Алабугада, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Актаныш районында эшли).
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һөнәри белем бирү системасында төп бурыч – квалификацияле белгечләр һәм эшче кадрлар әзерләү. Без тармак ресурс үзәкләрен булдыру программасын дәвам итәбез, дип искәртте ул, бүген алар 45 әү.
Дәүләт биремен үтәү өчен учреждениеләргә кабул итүнең контроль цифрларын формалаштырганда демографик хәлне исәпкә алырга, әзерлекнең кабатланучы юнәлешләрен булдырмаска, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәк. Татарстан Президенты республика көллиятләрендә һәм техникумнарында мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә һөнәр алу өчен шартлар тудырылуын искәртте.
Югары белем бирү системасы республиканың гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә югары квалификацияле икътисад һәм социаль өлкәне кадрлар белән тәэмин итә. Шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның бер өлеше алга таба уку өчен республикадан читтә югары уку йортларын сайлый.
Рөстәм Миңнеханов бүген пленар утырыш башланыр алдыннан ул ике фән буенча БДИда 200 балл җыйган мәктәп укучылары белән очрашуы турында сөйләде. Аларның яртысы Мәскәү һәм Санкт-Петербург югары уку йортларына укырга кергән. Бу табигый процесс булса да, аларның безнең югары уку йортларын сайламаулары кызганыч, диде ул, безнең бурыч – аларның республикага әйләнеп кайтуларын, әзерлекле һәм югары квалификацияле кадрлар булуын тәэмин итү.
Республикада биш университет «Приоритет 2030» федераль мегапроектына (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала), 3 университет – КФУ, КНИТУ һәм «Иннополис» керде – алдынгы инженер мәктәпләре булдыру буенча гомум илкүләм конкурста җиңделәр.
Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада яңартылган университет кампуслары Татарстанның инновацион белем бирү мохитенең яңа элементлары булырга тиеш (аларны булдыру өчен гаризалар федераль министрлыкка җибәрелде), дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.