Очрашуда транспорт инфраструктурасы объектларында саклык чараларын көчәйтү турында фикер алыштылар
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Утырышта төбәктә урнашкан транспорт инфраструктурасы объектларын һәм транспорт чараларын террорчылыктан саклауны көчәйтү мәсьәләсе карап тикшерелде.
Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып, хәзерге вакытта Украина махсус хезмәтләре тарафыннан Россия территориясендәге, шул исәптән Татарстандагы, транспорт объектларына һәм сәнәгать предприятиеләренә карата зур кызыксыну күрсәтелүен искәртте.
«Шуны исәпкә алу мөһим: террорчылык актларын гамәлгә ашыруга интернет аша яшьләр актив рәвештә җәлеп ителә», – диде төбәк башлыгы. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген гомуми максималь мобилизация һәм көчләрне координацияләү зарур.
«Безгә республиканың транспорт инфраструктурасы һәм юл хуҗалыгы объектларының террорчылыкка каршы ни дәрәҗәдә сакланган булуын бәяләргә, аны камилләштерү чараларын эшләргә кирәк», – дип белдерде ул.
Утырышта террорчылыкка каршы комиссиянең даими әгъзалары, башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Куйбышев һәм Горький тимер юллары, Идел буе транспорт прокуратурасы җитәкчеләре, транспорт инфраструктурасы, транспорт чаралары һәм юл хуҗалыгы объектлары җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итте ТР рәисе матбугат хезмәте.