Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.04.2020, 12:52

Рөстәм Миңнеханов сәүдә өлкәсендәге кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән очрашты

Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Ышандырып әйтә алам – без сезнең барлык мәсьәләләрегезне дә игътибар белән карыйбыз һәм ярдәм формаларын әзерлибез», - диде ул, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә очрашу онлайн форматта узды.

Искәртәбез, бүген Татарстанда 17 меңнән артык ваклап сату һәм күпләп сату предприятиесе; 5 меңләп җәмәгать туклануы предприятиесе; 6 меңләп көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе; 27 ваклап сату базары бар.

X5 Retail Group вәкилләре агымдагы вәзгытькә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары гамәлгә кергәннән соң бер-ике көн эшмәкәрләргә штраф салмаска үтенделәр. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген бу яктан бөтен кирәкле өстәмәләр тиешле карарга кертеләчәк. «Һичшиксез бу норманы караячакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Castorama компаниясе җитәкчелеге электр энергиясе өчен фактта куллану, ягъни счетчиклар күрсәткечләре буенча түләүне сорады. Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә бу мөмкинлекне карарга кушты. «Аеруча кыен хәлдә калган компанияләр счётчик буенча түләсәләр – дөрес булыр. Мондый ярдәмгә мохтаҗ тармакларны билгеләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

«Квинтэс-Групп» ҖЧҖ компаниясе башлыгы дәүләт һәм муниципаль мөлкәт арендасы өчен түләүне кичектереп тору рәвешендә ярдәм сорады. ТР Президенты хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә буенча эш бара. Карар шул көннәрдә кабул ителәчәк.

«Бу атнада коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары артты, шуңа күрә чикләүләрне калдырабыз. Киләсе атнаны көтәбез, вирус таралу күрсәткечләре ничек булуга карый», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең оператив штаб хәзер кече һәм урта эшмәкәрлек секторына ярдәм чараларын эшли, якында аларны сезгә җиткерербез. Иң мөһиме – үзегезне, якыннарыгызны һәм үз коллективларыгызны саклагыз», - диде азакта Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар