Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерүнең барышын тикшерде. Күчмә киңәшмәдә ул төрле ял итү киңлекләрен аеруны йөкләде, әлеге чикләр шәһәр халкы һәм туристлар иминлеге өчен мөһим булуын ассызыклады. Эшлекле очрашуда Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүгенге көндә күлләр буйлап җәяүлеләр сукмаклары оештырылган һәм су коену урыннары төзекләндерелгән. Татарстан рәисе күшәкләрне — лекторийлар оештыру яки җиһазлар прокаты өчен билгеләнгән мәгълүмат үзәкләрен карады.
Рөстәм Миңнеханов көймә станциясенә аерым игътибар бирде. Ул киңлекне чикләү мәсьәләсен чишәргә кушты – гидроциклларда һәм моторлы көймәләрдә, сапбордларда һәм катамараннарда ял итү урыннарыннан шуу территориясен чикләргә. Бу ял итүче кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов июнь аенда Зәңгәр күлләрдә
сәфәр кылган иде. Ул вакытта Татарстан башкаласында Зәңгәр күлләрдә эшләү өчен туроператорларга аккредитация үткәрә башларга ниятләүләре билгеле булды, анда төзекләндерүдән соң туристлар агымы сизелерлек артты.
Зәңгәр күлләр — шәһәр халкы һәм Казан кунаклары арасында танылган, алыштыргысыз табигать һәйкәле. Әмма вакыт узу белән кешеләрнең теләгән вакытта җавапсыз килеп китү территориянең экологиясенә начар йогынты ясый башлады. Төзекләндерү программасының төп бурычы — туристлар өчен уңайлы шартлар тудыру һәм шул ук вакытта табигатькә зыян китермәү. Проектның кураторы — Татарстан шәһәрләрен үстерү институты, дип хәбәр иттеләр Республика Рәисе матбугат хезмәтендә.