Республика башлыгы 42 нче сайлау участогында булды
Фото: ТР рәисе матбугат хезмәте
Бүген ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ президенты сайлауларында тавыш бирде.
Республика башлыгы Карл Маркс урамы, 10 адресы буенча урнашкан 42 нче сайлау участогында булды, дип хәбәр иттеләр ТР рәисе матбугат хезмәтендә.
Тавыш бирүдән соң Рөстәм Миңнехановка «Гаилә белән сайлыйбыз!» дип язылган махсус беләзек тапшырдылар, аның буенча җәмәгать транспортында бушлай йөреп һәм бәйрәм концертына барып була.
Президент сайлауларында өч көн дәвамында – 15-17 нче март көннәрендә тавыш биреп булачак. Бу көннәрдә сайлау участоклары 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.