Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2022, 14:40

Рөстәм Миңнеханов муниципаль хезмәткәрләрне Җирле үзидарә көне белән котлады

ТР Президенты муниципалитетларның иң яхшы хезмәткәрләренә, шул исәптән Казан Башкарма комитеты вәкилләренә бүләкләр тапшырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче апрель). Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Муниципаль хакимият органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Кунакларга мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты, муниципаль берәмлекләр һәм дәүләт хакимияте органнарының бердәмлеге, җайга салынган эше нәтиҗәсендә Татарстанда соңгы елларда актуаль мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнарның тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра алдык дип искәртте.

«Җирле хакимият, гражданнарның көндәлек тормышы мәсьәләләрен хәл итү өчен җаваплы булып, һәрвакыт идарә системасында зур роль уйнады. Бернинди арттыруларсыз, күп кенә дәүләт бурычлары, бик кечкенә мәсьәләләрдән алып аеруча мөһимнәренә кадәр, ахыр чиктә, сезнең хезмәтегез белән тормышка ашырыла», – дип ассызыклады ул.

Президент бүген ил белән нәтиҗәле идарә итү бурычларының, беркайчан да булмаганча, халык хакимиятенең барлык дәрәҗәләренең вертикаль төзелгән, бердәм системасын таләп итүенә игътибарны юнәлтте. Җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында Дәүләт Думасы тарафыннан карала торган федераль закон проекты кысаларында тәкъдим ителә торган муниципаль хакимиятнең яңа моделе нәкъ менә шуңа юнәлтелгән дә инде.

Хәзерге катлаулы шартларда барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының мөһим бурычы – территорияләрнең тотрыклы эшчәнлеген һәм гражданнарның лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү.

«Җирле хакимият органнарында эш гади түгел. Ул кешеләрнең проблемаларына, Туган илгә һәм үзенең кече Ватанына карата игътибарлы мөнәсәбәт таләп итә. Сезгә һәм барлык муниципаль берәмлек вәкилләренә гражданнар иминлеге өчен көндәлек киеренке хезмәтегез, югары җаваплылык һәм үз эшегезгә намуслы карашыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип йомгаклады Президент.

ТР Президенты аеруча тырыш муниципаль хезмәткәрләргә, шул исәптән Казан Башкарма комитеты вәкилләренә – Шәһәр төзелеше рөхсәтләре идарәсе башлыгы Марсель Габделхаковка һәм Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге инженеры Алсу Казаковага – Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Видеорепортаж

Барлык яңалыклар