Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2018, 12:59

Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерегә кушты

Һәр җылыту казаны, су җыйгыч, чистарткыч корылма, газ белән тәэмин итү системасы – барысы да ышанычлы эшләргә тиеш, диде ТР Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, авария ситуацияләрен булдырмау максатларында, республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты. Бүген бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов республиканың ТКХ җайланмаларына һәм объектларына тулы инвентаризация уздырырга кирәклекне билгеләп үтте. “Тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче барлык объектларны да тикшерергә кирәк. Һәр җылыту казаны, су җыйгыч, чистарткыч корылма, газ белән тәэмин итү системасы – барысы да ышанычлы эшләргә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртергә кирәк, бүген төнге 3.00 сәгатьтә “112” системасы буенча Казанның Порт ур., 17 адресы буенча урнашкан җылыту казаны шартлау турында хәбәр кергән. Бина “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенә карый. 60 кв.м мәйдандагы җылыту казаны бинасының урта өлеше һәм түбәсе ишелгән. Авария нәтиҗәләре ачыклана.

12 биш катлы йорт җылысыз калган, аларда 1589 кеше яши, шул исәптән 320 бала, шулай ук бер балалар бакчасы да урнашкан. Кайнар су һәм газ белән тәэмин итү дәвам итә.

Шулай ук Татарстан Президенты кушуы буенча бүген ТР Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырыш оештырылачак, аның барышында киләчәктә мондый хәлләр булмасын өчен тиешле чараларны билгеләү планлаштырылачак, дип хәбәр итә республика башлыгы башлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар