80-нче яшендә авырудан соң Сәкинә Шакир кызы Шәймиева вафат булды.
(Казан шәһәре, KZN.RU, 16-нчы ноябрь). Бүген, 2018 елның 16 ноябрендә, 80-нче яшендә авырудан соң Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы Шәймиева вафат булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесенең тормыш иптәше вафаты уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов некролог имзалады.
Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, диелә рәсми некролог текстында. Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казан шәһәрендә туган. 1958 елда Казан кооператив техникумының план-икътисадый факультетын тәмамлап, ул Район кулланучылар берлегендә икътисадчы- плановик булып эшләү өчен Калинин (хәзерге Актаныш) районына китә. Менә шунда Сәкинә Шакир кызы Калинин МТСна диплом алды практикасына кайткан Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәрип улы белән таныша.
1961 елның июнендә Сәкинә Шакир кызы Минтимер Шәрип улы Шәймиев тәкъдимен кабул итә. Яшь гаилә Мөслимгә Минтимер Шәрип улының институт билгеләгән эш урынына китә, анда Сәкинә Шакир кызы Мөслим районы кулланучылар берлегенә эшкә урнаша. Аның истәлекләре буенча туй алдыннан Минтимер Шәрип улы: “Сәкинә, белеп тор: мин авыл егете, үземә авыл һөнәрен сайлап алдым, без һәрвакыт авыл җирендә яшәячәкбез, безнең бай өйләребез дә һәм зур байлыгыбыз да булмас, мөгаен. Әмма шуны вәгъдә итәм: сине гомерем буе яратачакмын”. Нәкъ менә шунда Сәкинә Шакир кызы да, син кайда булсаң – мин шунда, дип вәгъдә бирә.
1962 елда Шәймиевлар гаиләсе Минзәләгә күчә һәм Сәкинә Шакир кызы Минзәлә дәүләт сәүдә конторасына икътисадчы-плановик булып эшкә урнаша.
1967 елда Минтимер Шарип улы Шәймиевның партия өлкә комитетына эшкә күчүе сәбәпле, гаилә Казанда яши башлый. Сәкинә Шакир кызы Җәмәгать туклануы идарәсенә эшкә урнаша, ә 1970 елдан ул 13 ел буена ТАССР Сәүдә министрлыгында план-финанс бүлегендә эшли. 1983 елда Үзәк универмагының план-финанс бүлеге башлыгы вазыйфасына күчә һәм, 6 ел эшләп, 1989 елда пенсиягә чыга.
Минтимер Шәрип улы Шәймиевның хатыны өчен беркайчан да гавамилек мөһим булмады. Журналистлар дөньяның төрле почмакларыннан һәм безнең илдән күп еллар буена аны Татарстанның «беренче ледие» сыйфатында фотога төшәргә кыстадылар. Сәкинә Шакир кызы, татар хатыны һәрчак тыйнак булырга тиеш, дип санй иде. “Минтимер күләгәсендә” китабында Сәкинә Шакир кызы яраткан ире турында болай дип язды: “Мин үземнең бурычым хакимияттәге ирем өчен ышанычлы һәм уңайлы тыл булдырырга тиеш дип санадым һәм саныйм. Минем өчен үзем булып калу әһәмиятле. Ирем эшләрендә катнашуым хәлен белүгә һәм хисләрен уртаклашуга кайтып кала”.
Президент хатыны – башкалар кебек үк хатын-кыз дип саный иде ул. Аермасы шунда гына: телиме ул, теләмиме, зур җаваплылык йөген тартырга – лидерның иң якын кешесе булырга тиеш.
Сәкинә Шакир кызы тыйнак яшәде, үзе йорт эшләрен башкарды һәм балаларын тәрбияләде, оныкларын һәм оныклары балаларын бик ярата иде. Ул һәрвакыт ачык, гади һәм кешеләргә мәрхәмәтле һәм игътибарлы иде. Сәкинә Шакир кызы театр һәм татар иҗатын ярата иде. Минтимер Шәрип улы Шәймиевны театр яисә музыка премьерасында, концертларда тормыш иптәшеннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел иде.
С.Ш. Шәймиеваның тормыш юлы, һичшиксез, бөтен татар халкының олы ихтирамына һәм рәхмәтенә лаек. Минтимер Шәрип улы Шәймиевның тормышында аның тугры һәм яратучы хатыны иң мөһим һәм алыштыргысыз роль уйнады.
Минтимер Шәрип улының хатыны турында сүзләре аның хатынына булган ихлас мәхәббәтен күрсәтә: “Сәкинә – үзенә бер күренеш ул. Аңа тиңнәр юк. Аның таланты – мәрхәмәт тудыру. Аның кебекләрне бездә “Аллаһ үзе сайлап алган” диләр… Чөнки ул нәрсә эшләсә дә – бар да эчкерсез һәм риясыз”.
Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның илһам чыганагы, көч-куәтенең, уңышларының һәм казанышларының чыганагы Шәймиева Сәкинә Шакир кызы турындагы якты истәлек һәрвакыт безнең йөрәкләребездә сакланыр.
Некрологны шулай ук Р.Н. Миңнеханов, Г.Ә.Миңнеханова, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, И.Р. Метшин, З.Р. Вәлиева, Ш.Ф. Тәһәветдинов, Н.У. Маһанов, А.К. Шиһабетдинов, С.А. Когогин имзаладылар.