Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.02.2018, 14:28

Рөстәм Миңнеханов: “Парклар һәм скверлар үзләренең чыгымнарын каплый алырлык итеп эшләргә тиеш”

ТР Президенты җәмәгать зоналарының эшен үзләренең чыгымнарын каплый алырлык итеп оештырырга өндәде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Зилә Гайфи). Казанда яшел зоналарны төзекләндерү буенча зур эшләр алып барыла. Шәһәрнең җәмәгать киңлекләренә аларның функциональ ягын арттырып, тормыш өрергә кирәк, дип билгеләп үтте бүген Казан шәһәр Думасының отчет сессиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы фикеренчә, парклар үзләренең чыгымнарын каплый алырга тиешләр.

“Казанда гомуми мәйданнары 367 га булган 140 парк һәм сквер исәпләнә. Бүгенге көндә шәһәрдә 39 массалы ял итү урыны яңартылды һәм 15 яңадан булдырылды. 2013 елдан Татарстан башкаласында 60 парк һәм сквер төзекләндерелде һәм бу эш дәвам итә – 2018 елда тагын 8 парк төзекләндереләчәк”, - дип сөйләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, территорияләрдә тәртип тәэмин итү өчен вәкаләтләрне үзәкләштерү сакланырга тиеш. Республика башлыгы Парклар һәм скверлар дирекциясен паркларны функциональ тулыландыру өстендә эшләргә, моның өчен мәдәни, иҗтимагый һәм спорт оешмаларын җәлеп итәргә чакырды. Билгеләп үтәргә кирәк, Парклар һәм скверлар дирекциясе нәкъ менә шушы максаттан булдырылган иде.

Утырыш барышында депутатлар яңа микрорайоннарда яшел зоналарның җитешмәве һәм киләчәк яшел зоналар өчен территоияләрне резервлау турында сорау күтәрделәр. Депутат Марат Бикмуллин фикере буенча, еш кына яңа торак массивлар яшел зоналар территориясендә төзелә, моның өчен булган агачлар киселә һәм яңа микрорайонда кешеләр өчен ял итү зонасы булмый.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр нокталы төзелеш схемасыннан баш тартты. Аерым алганда, яңа генплан эшләгәндә, яшел зоналар булдыру соравына аерым игътибар биреләчәк. Казан Мэры әйткәнчә, шәһәр өчен мөһим булган документ халык фикерен исәпкә алып эшләнәчәк.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXIV отчет сессиясе, 28.02.2018
Видеорепортаж
28.02.2018 17:05
Казан шәһәр Думасының XXIV отчет сессиясе, 28.02.2018
Барлык яңалыклар