Калкулык түбәсендәге сквер торгызылачак, ә Истәлек аллеясы Җиңү паркына күчереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Полимекс” төзелеш холдингы җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентына Казанның Бутлеров һәм Некрасов урамнары арасындагы калкулыкны төзекләндерү проекты тәкъдим ителде.
Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
Проект «Espace» күп функцияле комплексын төзүне күз алдында тота, аңа сәүдә үзәге, офис урыннары, торак апартаментлары һәм җәмәгать киңлекләре керәчәк.
“Полимекс” директорлар советы рәисе Эрол Табанҗ белдергәнчә, калкулык һәм Мулланур Вахитов һәйкәле сакланып калачак. Калкулык түбәсендәге сквер торгызылачак, анда шәһәр кешеләре өчен яңа ял итү зонасы булачак. Р.Г. Нәҗметдинов ис. шахмат мәктәбен яңа урынга күчерергә ниятлиләр. Аның өчен 98-нче мәктәп белән янәшә төзеләчәк бина проекты хупланган инде. Әфганстанда һәлак булган казанлы хәрбиләр истәлегенә корылган аллея Җиңү паркына оештырылган махсус мемориаль зонага күчереләчәк.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады, аны эшләгәндә казанлыларның теләкләрен мөмкин кадәр исәпкә алырга кирәклеккә басым ясады. Ул ассызыклаганча, проект шәһәр архитектурасына туры килергә тиеш, шулай ук ул скверны төзекләндергәндә, күбрәк агач-куак утыртуны тәкъдим итте.