Отчет сессиясендә Татарстан Президенты шәһәр хакимиятенә башкарган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Казанда йорт территорияләрен капиталь төзекләндерү программасы дәвам итәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов моны Казан шәһәр Думасының отчет сессиясендә раслады. Аның фикеренчә, бу эшкә идарә үтүче оешмаларны – торак милекчеләре ширкәтләрен (ТСЖ), торак-төзелеш кооперативларын (ЖСК) һәм идарә итүче компанияләрне җәлеп итәргә кирәк.
“Күптән түгел генә проблема чишеп булмаслык тоелган иде. Ләкин республика ярдәме белән 2011 елдан Казан йорт территорияләрен төзекләндерү буенча масштаблы эшәр алып бара”, - диде чыгышында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул игътибар иткәнчә, узган елда әлеге максатларда 1 млрд сум акча бүленгән, 340 ишегалды һәм 46 квартллар эчендәге юл төзекләндерелгән. Быел шулай ук 1 млрд сум бүлергә планлаштырыла, бу суммага 457 мең кв.м мәйданда 430 ишегалды төзекләндереләчәк. Барлыгы, Мэр сүзләре буенча, программа гамәлгә кергәннән соң таләп ителгән күләмнән 60% асфальт төзекләндерелгән.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 296 ишегалдында балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары, өлкән яшьтәгеләр өчен ял итү зоналары, чәчәк түтәлләре һәм яшел утыртмалар барлыкка килде.
“Әлеге эшләрдә торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары да катнашырга тиеш”, - диде Татарстан Президенты. Аның сүзләре буенча, территорияне тәртипкә китерү эшенә идарә итүче компанияләрне дә җәлеп итәргә кирәк.
“Йорт территорияләрен көйләү буенча инициативагыз мөһим. Ләкин законлы нигезе булмаса, без моны бик тиз югалта алабыз. Инициативагыз дөрес иде, без аңа булышлык итәрбез”, - диде ТР Президенты.
“1255 йорт ишегалды төзекләндерү таләп итә. 400-шәр ишегалды төзекләндерсәк тә, тагын кимендә 3 ел кирәк. Әлеге программаны дәвам итәрбез”, - диде ТР Президенты.
Тулаем алганда, республика Президенты сүзләренә караганда, Татарстанда быел 38 программа гамәлгә ашырылачак. Шуларның күбесе Казанга карый. “Шәһәрдә бик күп эшләнә. Үзгәрешләрдән соң кешеләрнең дә таләпләре үзгәрде: алар матурракны, яхшыракны сорый. Моны без яхшы кабул итеп, алга таба хәрәкәт итәргә тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, ул торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелү сыйфатына игътибар итәргә өндәде.
“Тормыш сыйфаты җәмәгать транспорты торышы белән дә билгеләнә”, - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов. “Җәмәгать транспортын мактыйсы килә. Бүген троллейбуста йөрдем. – 15 троллейбус, 10 трамвай (2017 елда сатып алынды – иск.), метро станциясе ачылырга тиеш, автобуслар алу турында карар кылынды”, - диде Президент.
“Бүген статистика шуны күрсәтә: шәһәрдәге җиңел машиналарның 85 проценты – балласт, алар ишегалларында тик кулланылмыйча тора. Без җәмәгать транспортына өстенлек бирергә тиеш. Кешеләр җәмәгать транспорты, велоюллар булуын аңларга тиеш", - дип белдерде Президент.
Ул шулай ук 100 яшьлек Солдатова Евдокия Михайловна белән очрашу тәэсирләре белән уртаклашты. “Ул үзен яхшы хис итә, янында балалары, аның турында оныгы кайгырта. Аларның бер-берсенгә мөнәсәбәте үрнәк булырлык. Оныкчыгы аның белән горурлана, уллары да янында”, - диде Р.Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, республикада 174 йөзьяшәр бар, шуларның 64-се Казанда яши. “Һәркемгә 100 яшькә кадәр яшәргә телим. Аларга карата игътибарлы булырга, аларны хөрмәт итәргә кирәк”, - диде республика башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр хакимиятенә эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Аның сүзләре буенча, Татарстан һәм аның башкаласына килгән кунакларның уңай фикердә калулары горурлык хисе тудыра.