«ПроГород» ҖЧҖ (ВЭБ.РФ) проектлары җитәкчесе Даниил Веретенников Идел буе төбәкләре өчен ел ахырына эшләнәчәк туристик мастер-план һәм Россиянең 13 төбәген һәм аларда яшәүче 20 миллионнан артык кешене үз эченә алган «Зур Идел» проекты турында сөйләде.
ТР башкаласы су инфраструктурасының символик үзәге була ала, анда «Казан – судагы шәһәр» елга инфраструктурасын үстерү концепциясе эшләнгән. Аны алдагы форумда тәкъдир иттеләр.
Россия туристлык сәнәгате берлегендә яхта туризмы буенча комиссия җитәкчесе Анна Носова концепция шәһәр бергәлекләренең соравына җавап буларак тууын искә төшерде. Казанда тарихи яктан шәһәр халкының Идел белән тыгыз элемтәсе бар. Үсеш өчен потенциалы гаять зур. «Иделдә суднолар йөрешен үстерү — Россия өчен стратегик бурыч», — дип билгеләде ул. 80 нче елларда елга круизларында пассажирлар агымы 1,5 млн кеше тәшкил иткән, ә хәзер 500 меңнән артмый. Носова сүзләренчә, яшьләр арасында Экстремаль су спорт төрләре үзәген төзүгә дә ихтыяҗ зур.
Концепцияне тәкъдир иткәннән соң бер ел эчендә кече суднолар саны Казанда 400 берәмлеккә һәм Татарстан буенча 780 берәмлеккә артты, дип дәвам итте теманы үз чыгышында шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.
Казан Евразиядә иң зур һәм мәйданы буенча дөньяда өченче урында торган Куйбышев сусаклагычында урнашкан. Мондый урын гаять зур мөмкинлекләр бирә, дип белдерде Илсөяр Төхфәтуллина. Хәзер шәһәрдә су инфраструктурасының 10 объекты бар, совет чорында сулыкларда алар 25 булган. «Без ничә ноктаны югалтканыбызны күрәбез», — диде баш архитектор. Җилкәнле суднолар капитаннары, яхта хуҗалары һәм өлкәнең башка вәкилләре белән бергә булган объектларга тагын 29 нокта өстәргә карар кылынды. «Казан – судагы шәһәр» концепциясенә 11 шәһәр маринасы, биш су спорт төрләре объекты, алты кунак тукталышы һәм ике туристлык маринасы төзелеше кергән.