В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР Рәисе катнашында пленар утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды
Фото: Марат Мөгыйнов
Чарада РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, әйдәп баручы ИТ-компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан цифрлаштыру буенча федераль рейтингта беренче урында тора, республикада барлык кирәкле инфраструктура үсеш алган. Әйтик, узган ел Казанда ИТ-паркның өченче мәйданчыгы ачылды, анда 600 дән артык компания эшли.
ТР Рәисе искәрткәнчә, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Һәм инде быел Kazan Digital Week чаралары фәнни компонентка һәм цифрлы технологияләрне кертүгә басым ясады. Спикерлар, модераторлар һәм экспертлар командасына университетлардан, фәнни оешмалардан, система булдыручы предприятиеләрдән әйдәп баручы галимнәр һәм белгечләр керде.
Цифрлы технологияләр үсешенә Цифрлаштыру елы чаралары этәргеч булды. Әйтик, узган ел барлык 319 дәүләт һәм муниципаль хезмәт электрон төргә күчерелгән. Ә 2023 елда аларны күрсәтү сроклары кыскартыла, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта мәгариф өлкәсендә укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итүне дәвам итәләр. Ике ел эчендә 36 мең җайланма бирелгән. Ә сәламәтлек саклау өлкәсендә масштаблы проект – дөнья стандартлары буенча бердәм электрон контур булдыру тормышка ашырыла. Аны белгечләр тиз һәм төгәл диагноз кую өчен ясалма интеллект белән җиһазландырачаклар, медицина учреждениеләрендәге гадәти процесслар автоматлаштырылачак.
«Цифрлы икътисадны үстерү югары класслы кадрлар таләп итә. Татарстанда ИТ-өлкәдә барлык яшьтәге белгечләр өчен һөнәри юнәлеш бирү һәм әзерләүнең комплекслы системасы төзелде. Балалар паркы һәм башлангыч мәктәп эшли. «21 нче мәктәп» бар. ИТ-белгечләрне 21 урта гомуми белем бирү оешмасында һәм 11 югары уку йортында әзерлиләр. Өлкән буын өчен өченче буын университеты эшли», – дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.
ТР Рәисе форум мәйданчыгында бергәләп эшләү илкүләм тармак үсешенә һәм иң яхшы практикалар белән танышуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. Ул катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.
Kazan Digital Weekта 20 меңгә якын катнашучы һәм 1,3 мең спикер теркәлгән. Мәйданчыкта 10 тематик һәм биш партнер конференциясе буенча 106 секция, панель дискуссияләр һәм продукция презентацияләре эше планлаштырылган.