Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2019, 11:02

Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләрен бүләкләде

Республика башлыгы муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобильләр тапшырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Авыл җирлекләренә һәм республика муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә йөз яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды.

ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узган чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, смотр-конкурска йомгак ясау Республика муниципаль берәмлекләре советы съезды алдыннан күркәм традициягә әйләнде. «Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр менә дигән автомобильләр алачак, алар сезгә йөкләнгән бурычларны мобиль һәм оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Уртак эшебез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә җирлек дәрәҗәсенә таянабыз», – дип ассызыклады ТР Президенты.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин республика җитәкчелегенә даими ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдереп, җирле үзидарә органнары бүген муниципаль бергәлек алдында торган барлык бурычларны да үтәргә әзер, дип билгеләп үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Рөстәм Миңнеханов ТР муниципаль учреждениеләре һәм җирлекләре җитәкчеләренә автомобильләр тапшырды 19.12.2019
Барлык яңалыклар