Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы Герое тууга 115 ел тула.
Фото: president.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Татар шагыйре Бөек Ватан сугышында сугышкан, 1943 елның августында кулга алынган, 1944 елның августында җәзалап үтерелгән. 1956 елда Муса Җәлил үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
ТР Президенты матбугат хезмәте фоторепортажы
ТР Президенты матбугат хезмәте видеорепортажы