Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2026, 15:58

Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Полимекс» Төркия холдингы идарәсе рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты

Яклар төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек һәм алга таба уңышлы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

Фотоны Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте тәкъдим итте

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» Төркия холдингы идарәсе рәисе Эрол Табанҗа белән очрашу уздырды. Чарада Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм башкалар катнашты.

1995 елдан бирле эшләп килгән, штаб-фатиры Истанбул шәһәрендә урнашкан «Полимекс» Төркия төзелеш компаниясенең, төрле илләр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, 130 уңай нәтиҗәле проекты исәпләнә. Казан шәһәре белән әлеге компаниянең уртак эш тәҗрибәсе бар – кунакханәләр төзүнең берничә уңышлы проекты гамәлгә ашырылган.

Татарстан Республикасы белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицияле уртак эш проектларын үстерү мәсьәләсе безнең өчен мөһим бурычларның берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Озак еллар Татарстан республикасы Россия белән Төркия арасында хезмәттәшлек күпере булып тора. Рәис шулай ук даими рәвештә Төркия делегацияләре белән очрашуларның уңышлы узуын, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Татарстанга яхшы мөнәсәбәтен билгеләп үтте.

«Безнең уртак эшебезнең нәтиҗәләре гаҗәпләндерә. Узган ел Татарстан һәм Төркия арасында товар әйләнеше 4,5 млрд доллардан артып киткән. Төркия компанияләре белән гамәлгә ашырылган проектлар, шул исәптән сезнең белән, уңышлы үсеш алуын дәвам итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, «Полимекс» үзен ышанычлы партнер һәм инвестор буларак күрсәтте. «Сезнең компаниягез Казанның туристлык потенциалын үстерүгә, мәдәният һәйкәлләрен саклауга зур өлеш кертә, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирә. «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсе Россиядә тотрыклы туризм өлкәсендәге казанышлары өчен Green Globe сертификаты иясе булган. Димәк, сезнең кунакханәләрегез – шәһәр кунаклары һәм шәһәрлеләребез өчен рәхәт һәм уңайлы ял итү һәм яшәү урыны», – дип өстәде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов Төркия партнерларын KazanForum форумында катнашырга чакырды, аның кысаларында күчемсез милек өлкәсендә күргәзмә һәм киңәшмә узачак.

Үз чиратында, Эрол Табанҗа Татарстан Рәисенә «Полимекс» компаниясе белән хезмәттәшлеккә игътибары һәм компаниянең инвестицияле проектларын гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда яклар төзелеш өлкәсендә бергә эшләү һәм алга таба уртак уңышлы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы рәисе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар