Тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары, яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары активистлары җыелды.
Фото: Марат Мөгыйнов
Җиңү паркында мәктәп укучылары, яшь армиячеләр һәм яшьләр оешмалары активистлары җыелды. Традиция буенча, тантанада катнашучылар Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына, шулай ук һәлак булган сугышчыларның Әниләре һәм Тол хатыннары монументына, Совет солдаты монументына чәчәкләр һәм веноклар салдылар.
К-403 «Казан» көймәсе янындагы паркта Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары да җыелды – алар истәлеккә фотога төштеләр.
Чара тәмамлангач, тантанада катнашучылар Меңьеллык мәйданына юл тоттылар, анда Җиңү көне уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләре парады узачак.