В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә
Фото: Марат Мөгыйнов
Татар әдәбияты классигын искә алырга дип, аның һәйкәле янына шулай ук әдәби җәмәгатьчелек, театр-тамаша учреждениеләре вәкилләре, Казан мәктәпләре һәм югары уку йортлары педагоглары җыелды.
Туган тел көненең мәдәни программасына Театр урамында Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион шигърият бәйрәме, Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына багышланган «Печән базарында» милли театр-цирк спектакле премьерасы, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә йомгак ясау һәм гала-концерт кергән. Концерт беренче тапкыр Казан Кремле территориясендә, Гавами урыннар бинасы ишегалдында узачак. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында исә шагыйрь биографиясе һәм аның әсәрләре мотивлары буенча куелган «Апуш галәме» театральләштерелгән тамашасын карарга мөмкин булачак.