Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Тантана рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган.
Тантана башланганчы шәһәрнең иҗат төркемнәре Пушкин шигырьләрен укыды, рус классикларының музыка әсәрләрен башкарды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Шагыйрьне искә алырга иҗат зыялылары, педагоглар, мәктәп укучылары җыелган иде. Чарада шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.