Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2023, 13:15

Р.Миңнеханов һәм И.Метшин укытучылар өчен төзелгән социаль ипотека йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты

Барлык фатирларның эчке ягы тулысынча ясалып тапшырыла, алар сантехника, электр плитәләре, төтен датчиклары белән җиһазландырылган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче март). Бүген М14 Казан микрорайонында социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күпфатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. 255 фатирлы йортта 70 фатир педагогик хезмәткәрләргә бүлеп бирелгән. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, йортка тантаналы рәвештә күченү Россия Федерациясе Президенты Указы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елында уздырыла. «Һәрберебезнең укытучылары бар. Педагог баланың киләчәк тормышына юл сала. Без укытучыларның хезмәтен кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Сезнең эшегез гади түгел, әмма бик кирәкле һәм абруйлы», – дип ассызыклады Рәис.

Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга республика укытучылары өчен 12 мең ноутбук алу өчен сертификат тапшырды. Узган ел педагогларга шул кадәр ноутбук бирелде.

Республика башлыгы шулай ук фатирларның берсендә яңа торакка күчүчеләр белән дә аралашты. Барлык фатирларның да эчке ягы тулысынча ясалган, сантехника, электр плитәләре, төтен датчиклары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, йортта су, электр энергиясе куллануны исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып укый торган автоматик система урнаштырылган, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Казанда тантаналы рәвештә педагогик хезмәткәрләр өчен төзелгән күпфатирлы йортка күчтеләр
Барлык яңалыклар