Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Юдинодагы «Сәяхәт» өстәмә белем бирү үзәгендә булдылар. Анда 2,4 меңгә кадәр бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри ала.
Үзәктә техник фәннәр һәм чүлмәкчелек, спорт, вокал, хореография һ.б. белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин уку сыйныфларында, медиа-үзәктә, авиамоделирование һәм робототехника кабинетларында булдылар. Шулай ук төбәк башлыгы һәм шәһәр башлыгы «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле активы белән очрашты.
Үзәкнең Бирюзовая урамындагы төп бинасы 1,5 мең балага исәпләнгән, ә якындагы учреждениеләрдә (152 нче гимназия, 57 нче мәктәп, 182 нче һәм 188 нче лицейлар) тагын 900 баланы үз эченә алган филиаллар ачылган. Үзәкнең исеме юкка гына сәяхәт дип аталмаган, балалар белем бирү мохитенә эләгеп, фән дөньясын уен форматында үзләштерәчәк.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Лейтенант Красиков урамындагы 417 нче «Раушан» балалар бакчасында булдылар. Мәктәпкәчә учреждение бинасы 1957 елда Яшел Үзән районы комсомол райкомы ихтыяҗлары өчен төзелгән, ә 1996 елда ремонттан соң биредә балалар бакчасы ачылган. Соңгы елларда биналар кирәкле таләпләргә җавап бирмәгән, шуңа күрә капиталь ремонт үткәрергә карар кылынган. Эш барышында балалар бакчасында түбә яңартылган, тәрәзә блоклары, ишекләр, инженерлык челтәрләре алыштырылган һәм территория төзекләндерелгән. Шул ук вакытта төзүчеләр бинаның тарихи кыяфәтен саклап калганнар. Бүген балалар бакчасына 137 тәрбияләнүче йөри, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Видеорепортаж